Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:21
Күптән түгел НОРМ оешмасы (Национальная организация русских мусульман) “Азатлык” татар яшьләре берлеге белән хезмәттәшлек турында килеште. Рус мөселманнары татар милләтчеләре белән ничек эш итәчәк? Ни өчен ислам кабул иткән руслар илдән китәргә мәҗбүр? Нәрсә ул альтернатив евразиячелек? Бу һәм башка мәсьәләләр турында Азатлык радиосына НОРМның моһаҗирлектә яшәүче рәисе Вадим Сидоров (Харун әр-Руси) сөйләде.

– Вадим, Сез тәкъдим иткән альтернатив евразиячелек моделе нидән гыйбарәт? “Азатлык” берлегендәге татар милләтчеләре белән хезмәттәшлек иткәндә аны алга сөрәчәксезме?

Без инде җәйдән үк татар милләтчеләре белән элемтәдә тора башладык. Вконтакте челтәрендә бер популяр төркем бар – “правые татары” (“уңчы татарлар”). Шул төркем бик еш минем блогтагы мәкаләләрне бастыра башлады. Димәк, мин уйлап чыгарган альтернатив евразиячелек идеологиясен яшь татар милләтчеләре уңай күрә. Ләкин биредә альтернатив сүзен ассызыклап үтәргә кирәк. Безнең юл башка евразиячелек идеологияләреннән күпкә үзгә. Аның киң танылган төре – Александр Дугин кебек Русия империя идарәсен, бөек держава идеясен алга сөрүчеләр тәкъдим иткән юл. Мин уйлап тапкан евразиячелек моделендә исә идарә үзәккә бәйле түгел. Ул, киресенчә, аска, этник төркемнәргә бәйле. Бу фикерләрне татар милләтчеләре хуплагач, без хезмәттәшлек корырга булдык. Безнең өчен әлегә иң мөһиме идеологик дәрәҗәдә бәйләнеш оештыру.
Русия сәясәтендә империячел фикерләүче правослау төркемнәр байтак

Русия сәясәтенә карасак, әйткәнемчә, анда империячел фикерләүче правослау төркемнәр байтак. Кайбер либераллардан да мондый фикерләр ишетелә. Мәсәлән, республикаларны бетерү идеясе белән шовинист Жириновский гына түгел, либерал Михаил Прохоров та чыкты. Шуңа НОРМ һәм “Азатлык” кебек милләтче оешмаларның берләшүе үзәкнең унитарлаштыручы сәясәтенә каршылык булып тора. Шулай ук ике оешманың да ислам өммәтеннән булуы мөһим. Хәзер бит мөселман җәмгыятендә дә унитарлаштыручы өндәмәләр яңгырый башлады. Мәсәлән, исламда милләт юк, дигән ялгыш фикер. Кызганыч, кайбер мөселманнар милли үзенчәлекләрен инкарь иткән мәлдә үзләре руслашып киләләр. Парадокс әлбәттә, ләкин без – рус мөселманнары – руслаштыру сәясәтенә каршы. “Азатлык” оешмасы да бу вазгыятьтән канәгать түгел, билгеле. Чөнки шул ук чиста ислам”ны алга сөрүчеләр руслаштыру тегермәненә су коялар.
Шуңа күрә инде рус мөселманнарының татар милләтчеләре белән берләшүе – Русия хакимиятенә генә юнәлтелгән сәяси чакыру түгел.
"Чиста ислам"ны алга сөрүчеләр руслаштыру тегермәненә су коя

Без моның белән ислам өммәтенә дә мөрәҗәгать итәбез. Милләтче мөселман оешмалар хәзер көчәя, берләшә. Хәзер безгә эшне ниндидер урам чаралары оештырудан түгел, ә башка этник оешмалар белән берләшүдән башларга кирәк. Мәсәлән, башкортлар белән.

Киләчәктәгә Русиянең административ чикләре турында ни әйтә аласыз? Милли республикаларның чикләрен үзгәртү турында фикерләр еш яңгырый.

Бу четерекле мәсьәлә әлбәттә. 2012 елда «Азатлык» чуаш, башкорт милләтче оешмалары белән хезмәттәшлек урнаштырган иде. Ләкин чуаш активистлары Татарстанның чуаш халкы яшәгән кайбер районнарга территориаль дәгъва белдерә башлады. Алар аны үзләренең тарихи җирләре дип саный. Минемчә, ул чикләр Ленин-Сталин режимы чорында болай гына сызылып ясалган. Ләкин без хәзер ул чикләр өчен тавыш чыгара башласак, безгә милләтче оешмаларның берлеге белән хушлашырга вакыт җитәчәк. Ошаса да, ошамаса да, безгә әлегә хәзерге административ чикләрне сакларга кирәк. Тарихта да моңа үрнәкләр бар. Адольф Һитлер чорында алманнар Италия җирләрендә урнашкан, алманнар яшәгән бер җирлеккә дәгъва белдергән. Нацилар лидеры халыкны бу фикердән баш тартырга чакырган, чөнки ул Германия-Италиянең наци идарәләренең хезмәттәшлегенә киртә тудырыр иде. Биредә дә шуңа охшаш очрак. Бүгенге көндә рус, татар, башкорт, чуаш һәм башка милләтче оешмалар арасында территориаль низаглар булырга тиеш түгел, хәзерге чикләр сакланса да берни зыян тимәс.

Мәскәү “Мәгариф турындагы” канунга үзгәрешләрләр кертте. Ул милли мәгарифкә зыян сала. Бу турыда фикерегез нинди?

Мәскәү милли телләрне өйрәнүне ирекле дәрәҗәдә генә калдыруны тәкъдим иткәндә, татар милләтчеләренең моңа каршы килүен аңлыйбыз, әлбәттә. Алар Татарстанда татар телен мәҗбүри өйрәтү яклы. Кремль исә бу канун белән авыз тутырып кеше хокукларын яклау турында сөйләгән мәлдә, иң беренчел кеше хокукы – милли хокукларны инкарь итәргә, шуның белән татар мәдәниятен бетереп, руслаштыруны дәвам итәргә тели. Без Татарстанга Бельгия мисалындагы мультиэтник модель тәкъдим итәбез. Бельгия, билгеле булганча, Волон һәм Фламанд төбәкләреннән тора. Алар автоном рәвештә яши. Татарстанда да бу тәҗрибә буенча рус һәм татар халыклары параллель рәвештә тормыш итә алырлар иде. Икесенең дә иҗтимагый тормышы, мәгарифе, мәдәнияте, теле үсә барыр иде. Керәшеннәр төркеме аналогиясе буенча бәлки киләчәктә республикада рус мөселманнары оешмасы да барлыкка килер иде. Безгә бу модель, рус яки татар булсын, бер телне көчләп тагудан кулайрак тоела. Ләкин бүгенге шартларга карасаң, безнең фикеребез “Азатлык” белән аваздаш – милли телләрне сакларга кирәк.

Сез Русиядән китәргә мәҗбүр булдыгыз? Моның сәбәпләре нидә? Кайда яшүне уңай күрәсез?

Бик күп сәбәпләр булды әлбәттә. Шул исәптән сәясиләре дә. Без үз эшчәнлегебезне чит илдән яхшырак алып барабыз. Бу минем очрак кына түгел, ислам кабул иткән бик күп рус кешесе илдән китергә мәҗбүр була. Мин үз торган җирем турында мәгълүмат таратырга теләмәс идем. Европа берлеге территориясе дип кенә чикләник. Ләкин мин Русиягә кайткалап торам.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG