Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Радик Вафин эшеннән алынды


Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Радик Вафин шәһәрдәге карны чистартуны җитәрлек дәрәҗәдә оештырмаган өчен эшеннән алынды. Шәһәр мэры Айдар Метшин әнә шундый фәрман чыгарды.

Шәһәрнең төзелеш, торак–коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Василий Филлиповка кисәтү белдерелде. Бу хакта Түбән Кама районы сәхифәсе хәбәр итә. Түбән Кама районында торак коммуналь хуҗалык тармагын координацияләү эше район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Гәрәевкә йөкләнде.
XS
SM
MD
LG