Accessibility links

сишәмбе, 28 март 2017, Казан вакыты 20:44
Петербур һәм Төньяк-көнбатыш Русия мөфтие Җәгъфәр хәзрәт Пончаев вафатыннан соң аның урынына яңа мөфти вазифаларын башкаручы итеп улы Равил хәзрәт Пончаев билгеләнде.

Бу турыда карар чыгарган Русия мөселманнары үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Равил Пончаевка ике ай эчендә төбәк мөселманнарының корылтаен оештыруны һәм төбәк диния идарәсенең бербөтенлеген тәэмин итүне йөкләде.

Таҗетдин шулай ук Петербур һәм Төньяк-көнбатыш Русия мөселманнары диния идарәсенә караучы мәхәлләләрнең имам-хатыйпларына Равил хәзрәт Пончаевка ярдәм итәргә кушты.

XS
SM
MD
LG