Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Путинның урыслаштыру стратегиясенә каршы пикет үтте


Казанда милли сәясәт стратегиясенә каршы пикет узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:18 0:00

28 декабрьдә Казанның Бауман урамында Русия президенты Владимир Путин имзалаган Дәүләт милли сәясәте стратегиясенә каршы пикет узды.

Пикетта катнашкан язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова сүзләренчә, бу стратегиягә милләтләрне һәм милли республикаларны юк итү нормасы салынган.

“Әлеге стратегия нигезендә милли республикаларны, төбәкләрне эреләндереп, берләштереп юк итәчәкләр. Ә Русиядә яшәүче барлык милләтләр исә урыс теле, урыс әдәбияте һәм урыс коды тирәсендә берләшергә тиеш булабыз. Киләсе елдан шушы стратегияне тормышка ашыру башланачак. Моның вакыты 2025 елга кадәр һәм бу стратегия өчен бер миллиард сум акча бүленгән.

Безнең республика галимнәре, җитәкчеләре, язучылары, милли сәясәтчеләре бу стратегиягә каршы үз җавапларын бирергә тиешләр. Һәм татар халкының үз-үзен саклап калу буенча үз стратегиясе булырга тиеш. Мин бу стратегияне Русия президентының милли республикаларга һәм милләтләргә каршы башлаткан сугышы, дип аңлыйм. Без әлбәттә моңа каршы эшләячәкбез”, дип белдерде Фәүзия Бәйрәмова.
XS
SM
MD
LG