Accessibility links

Кайнар хәбәр

2012 йомгаклары: Тәбриз Яруллин


Тәбриз Яруллин
Тәбриз Яруллин

“Яңа елда Азатлык тыңлаучыларына, барлык милләттәшләремә теләгем бер – бердәм булыйк”, ди Татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин.

“2012 ел вакыйгаларга бай булды. Җәен Казанда узган Бөтендөнья Татар яшьләре җыенын зур уңыш дип татар идем. Без Татарстан һәм татар дөньясы тормышында барган вакыйгаларга үз мөнәсәбәтебезне белдердек”, дип сөйләде Азатлык радиосына яшьләр форумы рәисе Тәбриз Яруллин.

Яшьләр Татарстан һәм татар теленә булган һөҗүмнәрнең мәгълүмати яссылыктан чын тормышка чыгуына борчыла, боларга каршы торуның серен белә.

“Яңа елда Азатлык тыңлаучыларына, барлык милләттәшләремә теләгем бер – бердәм булыйк”, ди Тәбриз.

Аның кемне яратуы, кемне яратмавы, мунчага кем белән керүе һәм ничек итеп ял итүе турында Азатлык радиосы үткәргән әңгәмәне тыңлагыз.
please wait

No media source currently available

0:00 0:10:52 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG