Accessibility links

Кайнар хәбәр

Воткинскиның "Тургай" ансамбле 20 еллыгын бәйрәм итте

Воткинскидагы "Тургай" һәвәскәр җырчылар төркеме Яңа ел бәйрәме алдыннан татарларны җыеп оешуының 20 еллыгын билгеләп үтте. Зур булмаган һәм татарлар саны да алай күпләп исәпләнмәгән шәһәрдә ике дистә ел буе ансамбльне саклап калу җиңел түгел. Аның җитәкчесе шагыйрә Гөлфия Исхакова. Җырларга яратучы яшьләр килә, аларны татарча сөйләшергә, җырларга өйрәтәсең генә, алар укырга башка шәһәргә күчеп китә, яисә башка сәбәпләр килеп чыгып, безгә йөрми башлыйлар, дип уртаклашты ул. Ансамбльнең нигезен тәшкил итүче берничә кеше шулай да 20 ел дәвамында яңа җырлар өйрәнеп, аларны сәхнәдә башкара.

XS
SM
MD
LG