Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа Яңа ел бәйрәменә әзерләнә


Уфада Яңа елны каршы алуга багышланган чаралар дәвам итә. Шәһәрнең төрле урыннарында халык өчен бәйрәм тамашалары оештырыла.

Яңа ел бәйрәмнәре җитүгә санаулы гына сәгатьләр калганда, гаиләләр бәйрәм табынына дип зур кибетләрдән азык-төлек, балаларына һәм туганнарына бүләкләр алу белән мәшгуль. Шәһәрләр, районнар үзәкләре мәйданнарында чыршылар бизәлгән. Уфаның һәр районындагы зур мәйданнарда да Кыш бабай белән Карсылу шәһәрчекләре төзелде. Ә Уфа шәһәр мэриясе каршындагы мәйданда 31 декабрь көнендә зур концерт күрсәтелә. Ә төнге сәгать икедә анда һәм тагын ике урында озак вакытка сузылган ут тамашалары да атылачак.

Уфаның төрле сәнгать оешмалары да елның төп бәйрәменә җентекле әзерләнде. Мисал өчен, Башкортстан дәүләт филармониясе дә яңа елны каршы алганда, үз тамашачыларына бәйрәм рухын бүләк итә. Бу көннәрдә данлыклы мәдәният учагында милли җыр-моң сөючеләр өчен әллә күпме тамашалар тәкъдим ителә.

Башкортстан дәүләт филармониясе артистлары тамашачыларга “Яңа ел белән” исемле искиткеч матур кичә әзерләгән. Яңа ел тамашасында күренекле татар һәм башкорт җырчылары катнаша. Алдагы көннәрдә танылган сәнгать осталары башка төрле мәдәни чараларда да катнашып, бәйрәм кәефен тагын да күтәрәчәк.

Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры да, һәр елдагыча, үз тамашачыларына рухи күчтәнәчләр әзерләде. 25 декабрьдән биредә балалар өчен “Маҗаралы яңа ел” тамашасы күрсәтелә башлады.

Әлеге тамаша кышкы каникул көннәрендә дә барачак. Ә спектакль башланганчы, балаларга театр фойесындагы купшы чыршы янында тагын да күңеллерәк бәйрәм оештырыла. Анда Кыш бабай белән Карсылу, төрле бәйгеләр үткәреп, балаларга бүләкләр дә өләшәчәк.

“Нур” театры өлкән тамашачыларны да нәүмиз калдырмый. Алар өчен “Могҗизалы яңа ел” исемле театрлаштырылган тамаша-концерт әзерләнеп бетте.
XS
SM
MD
LG