Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гөлфия Шәвәлиева: “Башкортстанда милләтләргә тигез караш булсын”


Гөлфия Шәвәлиева
Гөлфия Шәвәлиева

Уфадагы танылган автор-башкаручы, күп җырлар авторы, “Чал Урал” газеты мөхәррире Гөлфия Шәвәлиева Азатлык радиосына быелгы уңышлары һәм киләчәккә уй-ниятләре хакында сөйләде.

“Гомумән алганда, 2012 ел уңышлы булды. Киләчәккә хыяллар тагын да зурдан”, ди Гөлфия ханым. Быел шәхси тормышыбызда күңелле хәлләр булды. Ике улыбыз да өйләнеп гаиләле булдылар. Ә инде иҗатка килгәндә, ул яктан да зарланып булмый. Мин җитәкләгән “Чал Урал” газеты укучылары арта бара. Анда төрле темаларны яктыртабыз. Шулай да мәдәниятебезгә һәм саулык саклау темаларына өстенлек бирелә”.

– Сез җырчы да, үзегез дә җырлар язасыз. Кемнәр белән иҗатташлык итәсез?

– Мин үземне зур сәхнәгә алып килгән композитор Зифа Нагаевага рәхмәтлемен. Ә сәхнәгә без Газим Ильясов белән бергә килгән идек. Аннан соң мин “Алтын Урал” халык премиясен булдырдым һәм үзем талант ияләрен дәртләндерү өчен аны тапшыра башладым. Бу эшне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. Уфадагы сәнгатькәрләрне генә түгел, ә районнардагы сәләтле башкаручыларны да хөрмәтләргә җыенабыз. Гыйнвар башларында “Алтын Урал” бүләгенең яңа ияләрен котларга ниятлибез.

– Соңгы вакытта эстрада вакланды, җиңел-җилпе җырлар басты дигән бәхәсләр бара. Шулай да безнең Башкортстанда Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллн кебек талантларның чыгуы өмет уята. Ләкин алар Казанга китәргә мәҗбүр.

– Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки Башкортстанда башкортча җырламасаң күтәрелүе кыен. Ә бу егетләр Казанга китеп югары үрләр яулый. Һәм бу күренеш алар белән генә тукталмаячак. Андый талантлар тагын да булачак. Менә шул милләт аеру бик яман нәрсә. Ә бит һәр милләткә тигез караш булырга тиеш. Менә тагын бер нәрсәне әйтәсем килә. Башкортстанда башкорт биючеләренең “Байык” бию бәйгесе оештырыла. Ә нигә әле башкорт биючеләре генә бәяләнә? Бездә башка милләтләр бии белмиме әллә? Мин милләтләрне аермау яклы. Күптән түгел мин Бакалы районына барып керәшен татарлары җырын язып кайттым. Киләчәктә удмурт, мари җырларын да башкарырмын дип торам. Менә шул чакта гына мәдәниятебезнең бар матурлыгы, байлыгы күренәчәк.

* * *
Күпкырлы талант иясе Гөлфия Шәвәлиева һәрчак иҗади эзләнүләрдә. Республикадагы танылган җырчылар, шагыйрьләр, журналистлар, гомумән, иҗат зыялылары үз бәясен алсын өчен тырыша ул. Аның “Алтын Урал” халык бүләген булдыруы да шул максатны күз уңында тотып эшләнгән. Бу бүләккә байтак шәхесләр лаек булды һәм үз иҗатларына өстәмә илһам алды.
XS
SM
MD
LG