Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:44

Сергей Лавров: Сүрия низагын сөйләшүләр аша чишү әле дә мөмкин


Лахдар Браһими (с) һәм Сергей Лавров (у) Мәскәүдәге матбугат очрашуында

Лахдар Браһими (с) һәм Сергей Лавров (у) Мәскәүдәге матбугат очрашуында

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Сүрия низагын сөйләшүләр аша чишү мөмкинлеге әле дә бар, дип белдерде.

Шимбә көнне Мәскәүдә Лавров Сүрия оппозициясенең Бәшәр Әсат хакимияте белән сөйләшүләр үткәрүдән баш тартуын “көрчеккә терәлү” дип атады һәм Сүриягә БМО күзәтүчеләрен кайтарырга чакырды. Лавров моны БМО-Гарәп лигасы арадашчысы Лахдар Браһими белән очрашудан соң әйтте.

Браһими Сүриядәге вәзгыятьнең ике юлы бар – сәяси процесс яки тәмуг, диде.

Браһими Мәскәү сәфәре барышында Сүриядәге низагны күчеш хөкүмәте аша чишү тәкъдименә Русиянең дә кушылуына ирешергә тырышачак.

XS
SM
MD
LG