Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция мәхкәмәсе байлардан 75 процент салым түләтүне кире какты


Франция Конституцион мәхкәмәсе шәхси кереме елына бер миллион евродан арткан кешеләрдән 75 процент салым түләтү ниятенә каршы чыкты.

Конституция мәхкәмәсе президент Франсуа Олланд керткән бәхәсле салым кануны конституциягә туры килми дип карар итте.

Мәхкәмә карары бу канунның төрле гаиләләрне дискриминацияләвенә нигезләнә. Бу канун нигезендә бер гаиләдәге ике кеше һәрберсе бер миллион евродан азрак керем алса, зур салым түләмиләр, ә икенче бер гаиләдә бер генә кеше эшләп тә бер миллион евродан артык акча казанса, зур салым түли булып чыга, диелә. Франция хөкүмәте мәхкәмәнең бу карарын исәпкә алачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG