Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониянең яңа премьеры Абе Фукусима атом электр станциясенә килде


Шинзо Абе
Шинзо Абе
Япониянең яңа сайланган премьер-министры Шинзо Абе 2011 елның мартында зур каза булган Фукусима атом электр станциясендәге чистарту эшләрен барып карады.

Атом электр станциясенә нурланыштан саклаучы махсус кием белән килгән Абе мондагы чистарту эшләре Япония халкы алдына моңарчы күрелмәгән бурыч куя, диде.

Шул ук вакытта Абе бу эштә уңышка ирешү Фукусиманы һәм Японияне төзекләндерүгә китерәчәк, диде.

2011 елның мартында көчле җир тетрәүдән соң диңгез ташкыны сәбәпле атом электр станциясендә шартлау булды һәм көчле нурланыш чыгып якын тирәдә яшәүчеләр башка урыннарга күчерелде.

Фукусима фаҗигасеннән соң Япония үзенең атом электр станцияләрен туктатты һәм илдә энергия кытлыгы башланды. Күпләр Япония тиздән кайбер атом электр станцияләрен яңадан эшләтә башлар дип исәпли.
XS
SM
MD
LG