Accessibility links

Кайнар хәбәр

Браһими Сүрияне тәмугтан коткару өчен ярдәмгә чакыра


Сүриядә тынычлык урнаштыру максатында эшләүче халыкара вәкил Лахдар Браһими дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итеп Сүриядә 21 ай элек башланган низагны туктату планын кабул итәргә чакырды.

Атышларны туктату һәм яңа хөкүмәт төзүне күздә тоткан бу планда президент Бәшәр Әсат язмышы турында ачык итеп әйтелми һәм Сүрия оппозициясе моңа ризасызлык белдерә.

Русия исә Әсатның хакимияттән китүенә кискен каршы.

Шимбә көнне Браһими Сүриядәге вәзгыятьне “бик, бик начар” дип бәяләде һәм бу илне тәмугтан бары сәяси чишелеш кенә коткара ала, диде.

Сүрия низагында инде 44 меңләп кешенең гомере өзелде.
XS
SM
MD
LG