Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстанда күмәк көчләүдән үлгән кыз соңгы юлга озатылды


Дәһлидә 16 декабрьдә бер төркем ир-ат тарафыннан көчләүдән соң һәлак булган 23 яшьлек студент кызның мәетен яндыру йоласы узды.

Аны соңгы юлга озатуга туганнары һәм берничә югары сәясәтче килде.

Кызның мәетен бүген иртән Сингапурдан алып кайттылар. Ике көн элек ул дәвалау өчен шунда алып кителгән иде, әмма шимбә көнне аның гомере өзелде.

Кызның мәетен һава аланында Һиндстан премьер-министры Манмохан Сиңһ һәм хакимият коалицисе рәисәсе Соня Ганди каршылады.

Полиция 16 декабрьдә Дәһлидәге автобуста кызны көчләүдә катнашкан дип шикләнелгән алты кешегә гаепләү белдерде. Полиция вәкиле әйтүенчә, әгәр аларның гаебе мәхкәмәдә расланса, аларга үлем җәзасы яный.

Бу җинаять бар илне тетрәндерде. Шимбә көнне илнең төрле шәһәрләрендә ризасызлык белдерергә һәм үлгән кызны искә алырга меңнәрчә кеше чыкты.
XS
SM
MD
LG