Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта протестчылар вице-премьер Салих әл-Мотлакка һөҗүм итте


Якшәмбе көнне Гыйракның Анбар вилаятендә узган митинг барышында илнең вице-премьеры Салих әл-Мотлакка һөҗүм булды.

Югары түрә чыгыш ясаган вакытта аңа сулы шешәләр, башмаклар һәм ташлар аттканнар. Аннан соң берничә кеше полиция сагы аша бәреп кереп вице-премьерның йөзенә суккан. Әл-Мотлакка зур зарар булмаган һәм ул ашыгыч рәвештә Багдадка китеп барган.

Меңнәрчә кеше катнашындагы демонстрацияне тынычландыру өчен полиция ут ачкан һәм ике кешене яралаган. Әл-Мотлак хөкүмәткә каршы митингта чыгыш ясарга теләгән булган. Илдә шыгыйлар өстенлек иткән хөкүмәтенең сөнниләр хокукларын кысуына карата ризасызлык чаралары Анбар вилаятендә инде бер атна чамасы дәвам итә. Әл-мотлак үзе сөнни һәм чыгышы белән Анбардан. Протест белдерүчеләр аны сатлыкҗан дип атады.
XS
SM
MD
LG