Accessibility links

Кайнар хәбәр

2012 йомгаклары: Фән һәм технология


НАСА галимнәре җибәргән Curiosity җиһазы ерак Марс планетасында тикшерү эшләре алып бара
НАСА галимнәре җибәргән Curiosity җиһазы ерак Марс планетасында тикшерү эшләре алып бара
2012 ел фәнни ачышларга һәм технология казанышларына бай булды. Алар белән без сезне ел дәверендә Фән-фәсмәтән шәлкемендә таныштырып бардык. Узган елга йомгак ясап, берничә мөһим вакыйганы искә алыйк.

Медицина өлкәсендә зур өметләр тудырган казаныш: АКШ галимнәре кеше геномын укый торган махсус җайланма ясады. Ион-протонлы сикуенсер (Ion Proton Sequencer) дип аталган бу җайланма кешенең DNA (ДНК) тезмәсендәге өч миллиард билгене тиз арада укып чыгарга, башкача әйтсәк, кешене “сүтеп җыярга” мөмкинлек бирә.

АКШның Галәм өйрәнү идарәсе НАСА галимнәре GRAIL җиһазлары ярдәмендә тарихта беренче тапкыр Айның Җир шарыннан күренми торган ягын видеоязмага төшерде.

Моннан тыш НАСА галимнәре күптән хыялланган казанышка иреште: Curiosity җиһазын Марска төшерә алды. Ике ел буена бу акыллы җиһаз "кызыл планетаны" өйрәнеп, Җиргә кыйммәтле мәгълүмат җибәреп торачак.

NASA җиһазы Марска төште
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:00 0:00

Танылган режиссер, “Титаник” фильмын төшергән Джеймс Кэмерон җир йөзендәге иң түбән ноктага – Тын океанда 11 чакрым тирәнлектәге Мариан иңкүлегенә төште.

Австрия спортчысы Феликс Баумгартнер стратосферадан (38,6 чакрым биеклектән) сикереп тавыш тизлеген узган беренче адәми зат булды. Җиргә төшкәндә аның тизлеге сәгатенә 1342 чакрым тәшкил итте. Бу тамашаны туры эфирда сигез миллион кеше күзәтте.

Австрия спортчысы тавыш тизлеген узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:55 0:00

Технология ширкәтләре 2012 елда акыллы җиһазлар ясауда ярышуын дәвам итте.

Google ширкәте "тылсымлы күзлек" һәм Nexus 7 дип аталган яңа “тактасын” (планшетын) ясады.

Аннан калышырга теләмәгән Microsoft ширкәте Surface планшетын һәм яңа тылмач технологиясен тәкъдим итте.

Apple ширкәте “дөньяны үзгәртүен" дәвам итеп, базарга iPhone 5 смартфонын чыгарды.

Азатлык радиосы шул акыллы җиһазлар – Apple һәм дә Android системнары өчен махсус әсбаплар ясады. Сез аларны интернетта бушка алып куллана аласыз.

2013 ел фән һәм технология өлкәсендә яңа ачышлар һәм казанышлар алып киләчәк. Без сезне Азатлык сәхифәсендә алар белән таныштырып барырга тырышырбыз.
XS
SM
MD
LG