Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә өченче бала өчен акча Татарстан һәм Башкортстанда каралмаган


Быел Русиянең кайбер төбәкләрендә гаиләдә өченче һәм аннан соң туган балалар өчен өстәмә акча түләнәчәк. Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сүзләренә караганда, хөкүмәт бу чараны бала табуны арттыру програмы кысаларында тәкъдим итә.

Акча түләнәчәк төбәкләр арасында Татарстан һәм Башкортстан юк. Өченче һәм аннан соң туган балаларга компенсация Мари иле, Мордовия, Чуашстан республикаларында һәм Русиянең 30лап төбәгендә түләнәчәк. Аның күләме шул төбәктә баланың минималь яшәү күләменә тиң, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG