Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин чит ил эшкуарларына Русиягә 5 еллык виза бирү канунын имзалады


Русия президенты Владимир Путин Русиядә эшләгән чит ил эшмәкәрләренә биш еллык виза бирү турындагы канунны имзалады. Моңарчы Русиядә эшчәнлек алып барган кәсеп ияләренә бер еллык виза бирелә иде.

Әлеге яңа тәртип Русиядә бүлекчәләре булган эре халыкара ширкәтләр вәкилләре, Русиягә инвестицияләр китерүчеләр, "Сколково" проекты һәм Халыкара финанс үзәген төзүчеләргә кагыла.

Әлеге яңа канунны Дәүләт думасы 19 декабрь кабул итте. Федерация шурасы аны 2012 елның 26 декабрендә раслады.
XS
SM
MD
LG