Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:39
Танылган журналист Искәндәр Сираҗи 2012 ел террор театрлары һәм дини җитәкчелекнең төрле мәзһәбләр турында сөйләп халыкның башын катыруы белән истә калды, ди.

– Искәндәр әфәнде, узып киткән ел Татарстан мөселманнары тормышындагы кайсы вакыйгалары белән исегездә калды?

– Менә шушы мөфтият, мөфти кәнәфие тирәсендәге спектакль...

– Күптән түгел матбугат очрашуында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзе дә әйтеп куйды, игътибар иттегезме икән, без Татарстан мөселманнар диния идарәсе җитәкчелеген алыштырдык диде.

– Әйе, алыштырдылар, әмма яхшыракка алыштырмадылар бит. Алыштырдылар, нәтиҗәдә гаугалар чыкты. Баштан ук гауга чыкты, бернәрсә булмаган җирдә. Быел республикада күп кенә мөселманнарны мөселманлыкларын яшерерлек дәрәҗәгә җиткерделәр. Беләсезме, минем дусларым, танышларым арасында, хәзер инде андый кешеләр миңа дус була алмый, намаз укыганда качарга, күрсәтмәскә, намазларын яшерергә тырыша башладылар. Шул дәрәҗәгә җиткерделәр, чөнки намаз укыса, ваһһабчы дип гаепләрләр, гаепләрләр дә алып китәрләр, бизнесларына зыян итәрләр, тегеләй итәрләр, болай итәрләр... Менә шундый куркулар башланды. Безне шул дәрәҗәгә кем китереп җиткерде? Минем фикеремчә, бу дәрәҗәгә менә шушы алмаштырып куелган мөфти хәзрәтләре китереп җиткерде. Бүгенге көндә иң белемле имамнар мөнбәрләрдән сөрелде. Мондый хәлгә безне кем китереп җиткерде? Бүген мөнбәрләргә наданлык менеп утыруны кем тәэмин итте? Тагын шул ук алмаштырылган мөфти. Монда бик күп әйберләр... Әгәр дә исәпли башласаң, уеннар бик күп булды, башланды ул август аеннан, теге машина яндырып уйнаулар, бер-берсенә атып уйнаулар, ялгыш үтереп ташлаулар уен уйнаган вакытта... Бераз артыгракка китте. Бу Татарстанга үз урынын күрсәтү өчен кирәк булды.

Без һәрвакыт Русиянең иң алдынгы республикасы булып бардык, табыш буенча да, спорт буенча да, башка параметрлар буенча да, Татарстан һәрвакыт сәясәттә дә Татарстан Русиянең бөтен республикаларына үрнәк күрсәтеп тора торган ниндидер тыныч, тотрыклы, әйбәт, чәчәк атучы республика булып барды. Бездә хәтта бер кайда табышлы булмаган авыл хуҗалыгы да табышлы булды. Һәм без моның белән һәрвакыт мактанып килдек. Безнең республиканың сәясәте – мактану сәясәте иде. Өч миллион ярым җыйсак – биш миллион җыйдык дидек, дүрт миллион ярым җыйсак – алты миллионнан уздык дидек. Менә шундый мактанчыграк сәясәт алып бардык. Әмма мактанчык булсак та, башка республикалар белән чагыштырганда без чынлап та чәчәк ата торган республика идек.

Көннәрнең берендә бу Мәскәүгә ошамый башлады, чөнки Татарстан сәяси яктан да, икътисади яктан да мондый тотрыклы булса һәм үрнәк булса, аның үз сүзе була. Ә аңа үз сүзен әйттермәскә тырышалар. Ул үз сүзен әйтә алмасын өчен аны тыгылдырырга кирәк. Ничек тыгылдырырга Казан Кремлен? Казан Кремлен башка төбәкләр белән тигезләп куярга кирәк. Әлбәттә, аны Пенза өлкәсе, яки Ульян өлкәсе шикелле ярлыландырып булмый. Чөнки татар алай ярлылана алмый, шул ук Пенза яки Ульян өлкәләрендә дә татарлар бай яши. Аны хәерче итеп калдырып булмый. Димәк, аны теге тотрыксыз Кавказ республикалары белән тигезләргә кирәк. Берничә шартлау, берничә яндыру, берничә ату, берничә террорчы тоткан булып кылану, әмирләр бар итеп күрсәтү, автомат тоттырып, янында автомат терәп торып. Менә автомат терәп торып әйттерделәр булса кирәк ул малайга беренчесендә. Автомат терәп торсалар, мин дә үземне әмир дип игълан итә алам, Аллаһ әкбәр, дим. Мин аны болай да әйтәм, Аллаһ әкбәрне.

Менә шундый уеннар барды, барды да республикадагы сәяси тотрыксызлык безнең сәяси көчебезне югалтты. Безнең арттан инде иярергә теләмәсләр. Бу безнең сәяси көчебезне генә түгел, безнең арттан ияреп барган башка милли республикаларның да сәяси көчен югалтты. Чөнки Татарстан шулай эшли икән, Чуашстан шулай эшли, Башкортстан, һичшиксез, шулай эшли иде, Татарстанга иярә иде. Якут республикасы иярә иде. Болай инде безгә беркем дә иярмәячәк. Менә шундый әйберләр белән быел әллә нинди терминологияләр керттеләр. Бу ел ислам өчен Татарстанда, мөгаен, иң начар ел булгандыр, 1937 елдан да начаррак булгандыр. Чөнки кулга аласы имамнарны 1920-нче елларда ук үтереп бетергән булалар. Мин, мәсәлән, үзем дә мине бүген алып китәрләрме икән, иртәгә алып китәрләрме икән, алып киткән очракта ничә көн тотарлар икән, мине яклап сүз әйтүче булырмы икән дип уйлый идем.

Төрмәләрдә чирле кешеләрне тоттылар. Бары тик мөселман булган өчен генә аларны террорчы дип игълан иттеләр. Бүген бары тик мөселман булган өчен генә һәркемне террорчы дип игълан итергә әзерләр. Бер көнне карап утырам, "Россия-24" каналыннан Фәрит Сәлман бер христиан рухание белән радикал исламга каршы көрәшеп утыра. Радикалмы, юкмы, әмма ул исламга каршы көрәш. Ул исламга каршы көрәшеп утыра, ул мөфти кеше. Илдус Фәиз чыга да, радикал ислам, ди, безгә традицион ислам кирәк, ди. Ә нинди соң ул традицион ислам, дисәң, Әбу-Хәнифә мәзһәбе, ди. Әмма ул Әбу-Хәнифә мәзһәбенең нинди икәнен беркемгә дә аңлатмый. Әгәр дә Әбу-Хәнифә мәзһәбенең дүрт мәзһәб арасында иң кырыс мәзһәб икәнен аңлатса, әгәр дә кешеләр иң озын сакал йөртүчеләрнең нәкъ менә Әбу-Хәнифә мәзһәбендә икәнен белсәләр, бер тотым сакал йөртергә тиеш икәнен белсәләр, һәм Әбу-Хәнифә мәзһәбендә сакалсыз кеше имам булып басмаска тиеш икәнен дә белсәләр, Әбу-Хәнифә мәзһәбе традиционмы, юкмы дип уйлап та тормаслар иде. Әгәр дә Әфганстанда сугышып ята торган талибларның безгә Илдус Фәиз әйтә торган Матуридия гакыйдәсе нигезендә яшәвен дә безнең халык белсә, гомумән, Әбу-Хәнифә мәзһәбе нигезендә кяферләр белән бернинди эш алып барырга ярамаганын да безнең халыкка хәбәр итсә Илдус Фәиз, бүгенге мөфтиләр, бүген безгә традицион ислам дип, ниндидер мәзһәбләр, дип кычкырмаслар иде.

– Искәндәр әфәнде, гафу итегез, сүзегезне бүлдерәм, ел йомгакларыннан бераз ераккарак киттек. Елның төп вакыйгалары җәй айларында булды. Әмма аңа кадәр дә бит мөселман дөньясын шаулаткан хәлләр булды, Кол Шәриф мәчете өчен көрәш һәм Хаҗ сәфәрләре өчен көрәш, ягъни Хаҗ сәфәрләрен диния идарәсе контроленә алу...

– Заманында татарны төп чукындыручыларның берсе - Ильминскийның православ чиркәүнең Изге Синоды оберпрокуроры Победоносцевка язган хаты бар. Анда Тәфкилев мөфти үлгәч яңа мөфти билгеләү турында сүз бара. Шунда иң аңгыра, иң начар мөфтине куярга иде, ди. Безнең бөтен проблемнар башланды, шул вакыттан. Рамил хәзрәт безнең зур имам булып үсеп чыкты. Иң күренекле һәм халык ярата торган, кешеләр аның артыннан иярә торган хәзрәт булып үсеп җитте Рамил хәзрәт Юныс. Шуңа күрә ул ярамады. Аны диннең "д" хәрефен дә белмәгән кешеләр, әйтик Рәис Сөләйманов кебек динне белмәүчеләр, исламны белмәүчеләр, гадәти мөселман белән, ягъни тегеләр таккан ярлыктагыча ваһһаби белән суфый арасындагы аерманы да белмәүчеләр аны ваһһабчы дигән, сәләфи дигән ярлыклар тагып пычраттылар. Һәм мөфти аны урыныннан алып аның урынында үзе булырга теләде. Аның популярлыгы бөтенесен борчый бит. Үзе булмаган арада, дипломы чын түгел дип алдадылар, җинаять эше ачканнар икән, диделәр. Андый хәл булмады. Әмма кешенең репутациясен боздылар.

Победоносцев, Ильминскийлар заманында ук акыллы кешенең мөфти булуын теләмәгән булсалар, менә хәзер дә акыллы кешегә үсәргә ирек бирмәделәр. Бу Русия империясенең рәсми сәясәте -- мөселман кешесе акыллы булырга тиеш түгел. Мөселманнарның мөфтие акыллы, белемле, артыннан кеше иярә торган булырга тиеш түгел. Шуңа күрә, Рамил хәзрәт мөфти булмасын өчен аның чарасын яз көне үк күреп куйдылар. "Азатлык" татар яшьләре берлеге, халык Рамил хәзрәтне яклап чыкты ул вакытта. Әмма соңрак спектакль башкачарак киткәч, Рамил хәзрәткә әзрәк читләшеп торырга туры килде. Мин уйлыйм, ул әле кире кайтыр. Халыкка, барыбер, вәгазь кирәк булачак, аның вәгазьләре "Безнең гәҗит" битләрендә дөнья күрә башлар, дип уйлыйм.

– Искәндәр әфәнде, узган елда Хаҗ да башкачарак оештырылды бит, чөнки бу эш хәзер диния идарәсе контролендә. Быелгы Хаҗны күзәтеп бардыгызмы?

– Мин Хаҗ квоталарын Татарстанда калдыру һәм анда Татарстан кешеләренең баруы өчен эш тә алып барган идем, "Идел-Хаҗ" җәмгыяте белән дә эшләдем. "Идел-Хаҗ" җәмгыятенә ваһһабилык эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр дигән ниндидер ялган гаепләр тактылар, президентны алдый-алдый. Ялганчы кеше мөселман булмастыр. Менә шушы ялганчылар үзләрен мөселман дип атый, җыен ялганнар уйлап чыгарып шушы оешманы таркаттылар. Бу оешма 12 ел буе халыкка хезмәт итте. "Идел-Хаҗ"ны хәзер җимерделәр, үзебезнең мөфтиятнең Хаҗ оешмасын төзеп маташтылар. Әмма квоталарны, барыбер, башка оешмаларга бирергә мәҗбүр булдылар. Барыбер, үзләре җыя алмадылар Хаҗга баручыларны. Үзләре дә булдыра алмыйлар булдыксыз кешеләр, башкаларга да эшләргә ирек бирмиләр. Сөйләшергә дә теләмиләр башкалар белән. Ничек карарга инде моңа? Шул ук вакытта аларның гаепләрен дә атый алмыйлар. Ни өчен алар белән эшләргә теләмәүләрен, ни өчен аларны эшләтергә теләмәүләрен әйтмиләр. Алар ваһһабчылар, алар ваһһабчылык тәгълиматын алып баралар, диләр. Хаҗда нинди ваһһабчылык тәгълиматы булырга мөмкин? Ул – динебезнең биш нигезенең берсе. Хаҗ ул Хаҗ гына. Менә шушы Хаҗны юк иттеләр, әмма үзләре оештырып чыга алмадылар. Бу тагын безнең мөфтиятнең булдыксызлыгын күрсәтте.

Инде нәрсә генә әйтәсең, үзләренең нәрсә сөйләгәннәрен үзләре аңламый башладылар, сектага әйләнеп киттеләр бит инде. Бер җирдән алалар фикхны, икенче җирдән алалар гакыйдәне, өченче җирдән тартып чыгаралар тарыйкатьне дә - ниндидер сектачы ислам килеп чыга. Традицион ислам диләр безгә. Нинди соң ул традицион ислам? Әбу-Хәнифә мәзһәбе диләр. Әмма юк Әбу-Хәнифә мәзһәбендә ул хәтле нәрсәләр. Быел шушындый нәрсәләр белән безнең халыкның башын катырдылар.

Безнең халыкның иманнары ныгып кына килгән, динне азмы-күпме генә белгән, хәләлне хәрамнан аерырга өйрәнә башлаган гына чаклары. Шул вакытта килеп чыктылар да, традицион ислам, традицион булмаган ислам, радикал ислам дип куркытып бетерделәр һәм әзрәк дингә тартыла башлаган халыкны диннән биздерергә теләделәр. Әмма халык, киресенчә, дингә тартылды. Ягъни, нинди генә мәкерле планнар уйлап чыгармасыннар, һәрвакытта да Аллаһы Тәгаләнең аңа үз җавабы була. Быелгы дингә каршы көрәш нәтиҗәсендә динлерәк кешеләр әзрәк читкәрәк китәргә, намазларын качыбрак укырга мәҗбүр булсалар, мәчетләргә йөрми башласалар (әмма алар, барыбер, диннән баш тартмадылар бит), икенчеләре, киресенчә, дин белән кызыксына башладылар. Дин турында язмаларыбызны укып тордылар. Һәм шулай кызыксына-кызыксына дингә килделәр. Һәм алар күпчелекне тәшкил иттеләр. Ягъни монафыйклар төшеп калды, килеп чыктылар яңа кешеләр, чынлап та тәкъва кешеләр, дин белән кызыксынучылар. Ниндидер бәндәләрнең Аллаһыга каршы мәкерләре барып чыкмаячак.

Уртак бер фикергә килеп эшли башларга кирәк. Бүген мөфтият җыеп торырга тиеш иде динне. Моңа кадәр Госман хәзрәт 13 ел буе республика мөселманнарын идарә итте. Ул мөселманнарны туплады, күпме мәчетләр төзелде. Мөселманнар тупланып, тыныч кына, матур гына гомер кичереп ятты. Килде Илдус Фәиз, ягъни президент Миңнеханов әйткәнчә, мөфтине алыштырдылар. Һәм алыштырылган мөфти килде дә динне таркату өчен эшли башлады. Мөселманнарда мөфтият дигән нәрсә юк, хакимият вертикале юк исламда. Һәр имам үзенең мәхәлләсе өчен җавап бирә, һәр мөселман кешесе үзенең гаиләсе өчен җавап бирә. Ә Екатерина патша заманында төзелә мөфтият. Мөфтият төзелә нәрсә өчен? Мөселманнарны җыеп контрольдә тоту өчен. Ул динне үстерү өчен түгел, ә аны бераз гына үтерү өчен, кысыбрак тоту өчен уйлап чыгарылган була.

Моңа кадәр Габдулла хәзрәт Галиулла заманында, аннан соң килгән Госман хәзрәт Исхакый заманында дин Татарстанда үсте. Ә менә килде Илдус Фәиз мөфти булып, мөфтият үзенең беренче вазифаларын үти башлады. Динне кысу, бетерү, мөселманнарны бетерү өчен эшли башлады. Узган ел миңа шушы нәрсәсе белән истә калырлык булды. Мин, мөгаен, аны гомерем буе оныта алмам.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG