Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:23

Казанда дөнья татар конгрессының V корылтае эшләгән көннәрдә Омски вәкилләре Казан федераль университетында татар галимнәре белән дә очрашты.

Бу очрашуга омскилардан башка Курган өлкәсенең Шадрин районы Эчкен авылыннан килгән фермер хуҗалыгы мөдире Әхмәдулла Хәбибуллин, "Юнвест" инвестиция ширкәте мөдире Марат Юнысов, Төмән өлкәсе "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыяте рәисе, "Хикмәт" гәзите баш мөхәррире Бибинур Сабирова чакырылган иде.

Омскилардан очрашуда шәһәр милли-мәдәни мохтарияте рәисе, эшмәкәр Тамир Әлимбаев, "Татар дөньясы" гәзите баш мөхәррире, укытучы Гөлсинә Әхмәрова, "Умырзая" фольклор ансамбле җитәкчесе Гөлфия Шәйхитдинова, Азатлык радиосы хәбәрчесе Сания Мирхалиева булдылар.

​Кунакларны ноябрь аенда Омскида булып киткән галимнәр Фәрит Йосыпов, Флера Сәйфулина, Илһам Гомәров каршы алды. Очрашуда КФУның башка галимнәре – филология фәннәре докторы Фәнүзә Нуриева, университетның Филология һәм сәнгать институты мөдире урынбасары Рамил Мирзаһитов һәм филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов катнаштылар.

Очрашу бүгенге көндә 22 институт һәм факультетны берләштереп эшләүче Федераль университет белән таныштырудан башланды. Флера ханым Сәйфуллина соңгы елларда булган үзгәрешләр, киләчәккә булган эш-планнар, өмет-ышанычлар, үсеш юллары турында сөйләде.

Аннан соң очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Очрашуны оештыручы галимнәр мәдәни програм да әзерләгәннәр, чәй өстәленә милли ризыклар да кую хәстәрен дә күргәннәр иде.

Казан галимнәре Омскида булганда, асылда, Василий Радловның 140 елдан соң кабат басылып чыккан китабы, авторның үзе турында сүз барса, Казанда инде татар теленең бүгенге көндәге язмышы, уку-укытуның торышы хакында барды. Һәръякны борчыган сораулар – тел, аның киләчәге турында уртага салып сөйләшенде, өч сәгатьтән артык вакыт сизелми дә үтеп китте.

Курган өлкәсе эшмәкәре Әхмәдулла Хәбибуллин яшьләрнең туган телне начар белүләре, татар теле дәресләренең кыскартылуы, ансына да укытучы юклыгы турында сөйләп, 50нче елларны искә төшерде:

Очрашу вакытында

Очрашу вакытында

"Ул вакытларда десантлар булган, беренчесе – чирәм җирләрне күтәрү вакытында яшьләр күпләп килгән, икенчесе – татар теле укытучыларын безнең Курган өлкәсе авылларына җибәргәннәр. Хәзер шул вакыт җитте, яңадан “десант”кирәк, татар теле буенча белгечләр юк, бер Тимур абый бар иде, ул пенсиядә, үзебезнең яшьләрне җибәрер идек, алар татар телен белмиләр, чәй эчеп утырганда бераз сөйләшәбез, ә монда килеп укырлык белмиләр", диде.

Бу сүзләргә галимнәр, укытабыз без аларны, килсеннәр, диделәр. Ансы яхшы, рәхмәт, шулай да белгечләрне бер-ике елга, яисә өлкән курсларда укучыларны булса да җибәрсәгез яхшы булыр иде. Эчкен татарларының телен, мәдәниятен күтәрергә кирәк. Элек бик ямьле була торган иде, бер-ике елга килүчеләр яшәп тә калалар иде, ди Әхмәдулла Хәбибуллин.

Әхмәдулла әфәнде сүзен тәмамлап: "Галимнәргә бер үтенечем бар: сез алып барган эшләр татарны бүлмәсен, хәзер ишетәм, Себер татарлары, Әстерхан татарлары дисез, “болгарчылык” килеп чыкты – бүлмәгез, саныбыз кимемәсен, без барыбыз да татарлар – Себер татары да, Курган татары да, бердәм халык булып калыйк. Уфада бу мәсьәләгә кагылышлы җыелыш булган иде бер ханым, азаябыз, кимибез, дип, хәтта елады", дип сөйләде.

Фәнүзә Нуриева сөйли

Фәнүзә Нуриева сөйли

Курган өлкәсе эшмәкәренең татар теле белгечләре кирәк, дигән соравына җавап йөзеннән, КФУ галимәсе Фәнүзә Нуриева, яхшы белгечләне үзегезгә чакыра аласыз, сез аларның кадерен белә торган кешеләр. Татар теле белгечләрен матди яктан кызыксындырып, эшләү, яшәү өчен берникадәр шартлар тудыра алырлык кешеләр кирәк.Андый кешеләр белән бергә эшли башласак, нәтиҗәләр дә икенче төрле булыр иде, дигән фикерләр әйтте.

Омскиның гомуми белем мәктәпләренең берсендә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен алып баручы Гөлсинә Әхмерова бу мәсьәләнең башка, четерекле ягына игътибар юнәлтте: “Әлбәттә, кызыксындыручылар булса, шартлар да тудырылыр иде. Ә инде булмаса? Яшь белгечләргә мәктәпләрдә сәгатьләр аз бирелә, татар теле сәгатьләре болай да бик аз, димәк хезмәт хакы түбән, алар ничек эшләсен, ничек яшәсен?”

Авылларга, чит төбәкләргә белгечләр җибәрүгә килгәндә, Флера Сәйфуллина, яшьләрне укырга юлламалар белән җибәрү зарур, шул вакытта алар туган җирләренә кире кайтырга тиеш булачаклар, дип үз фикерен белдерде.

Омски эшмәкәре Тамир Әлимбаевның бу мәсьәләгә карата үз фикере бар. "Казанга балаларыбыз китә һәм кире кайтмыйлар, дип уфтанып утырабыз. Әлбәттә, укырга Казанга китүчеләрнең кире кайтулары бик тә шикле. Безгә аларны калдыру өчен урыннарда шартлар булдырырга кирәк, Тубыл шәһәрендә татарлар бик күп, анда белем алган студентлар туган якларыннан китмәячәк, укытырга кирәк анда, моның өчен сезнең уку йорты ярдәм итәргә тиештер", диде Омски милли-мәдәни мохтарияте рәисе Тамир Әлимбаев КФУ галимнәренә мөрәҗәгать итеп.

Тел турында борчылып, үзенең эш тәҗрибәсе белән Төмәндә яшәүче милләтпәрвәр ханым Бибинур Сабирова уртаклашты. Бибинур ханымның тел төбендә, кайда булсаң да, үзеңнең татарлыгыңны яшермәскә, татарның бөек мәдәнияте бар икәнен белдерергә тиешсең, дигән фикер чагылды.

Очрашу барышында Омски җирлегендә фәнни конференция оештыру турында да сөйләшү булды. Мондый зур чараны киләсе елның октябрь-ноябрь айларында үткәрү мөмкин булыр дигән карарга киленде.

Тамир Әлимбаев, андый чара үткәрү үтә дә зарур, Омски татарларына Себер ягыннан чыккан атаклы Фоат Валиев, Габдерәшит Ибрагимов, Хәмит Ярми, Флора Әхмәтова -Урманче, Диләрә Тумашева кебек шәхесләр турында җиткерү безнең бурычыбыз, Омски татарлары нинди бөек халыкның вәкиле икәнен белсен, һәркемдә аз гына булса да “татарлык” хисе артсын, дип конференция уздыру ниятен хуплады.

Фәрит Йосыпов

Фәрит Йосыпов

Ахырда Фәрит Йосыпов әлегә беркемнең игътибарына җиткерелмәгән бер басма белән дә таныштырды. Ул – күптән түгел Төркиядә нәшер ителгән Себер татарлары теле турындагы "Сибирия татарлары төрекчә" дигән китап. Аның авторы Эрҗан Алкая.

"Эрҗан Алкая төрек кешесе, Себердә беркайчан да булмаган, ул бездә нәшер ителгән китапларны җыйган-җыйган да, хәзерге, замана моделенә салып чыккан. Себер татарларын бер һәйкәл кебек бу китап", диде Фәрит әфәнде.

Очрашуны йомгаклап Фәрит әфәнде: “Һәрвакытта мин шуны кабатлыйм, сез, шул исәптән без дә, милләткә хезмәт итү өчен Аллаһы Тәгаләнең сайлап алган кешеләре, аны бик зур дәрәҗә итеп Аллаһы Тәгалә безгә насыйп иткән. Мин уйлыйм, ярый татар теле профессоры мин, дип. Әгәр башка юнәлештә эшләсәм, белмим, ничек үземне хис итәр идем. Татар теле профессоры булудан башка шөгыльне күз алдыма китерә алмыйм. Һәр инсани затта халкына карата бер көч, хис булырга тиеш, сез менә шундый кешеләр, шуңа мин куанам, рәхмәт сезгә”, дигән сүзләр әйтте.

Хушлашу сүзләрендә КФУ галимәсе Флера Сәйфулина, һәрвакыт очрашырга, күрешергә насыйп булсын да, үзенең бай тарихы, әдәбияты, борынгы китаплары, җыры, моңы булган шундый, рухи яктан бай халыкның балалары булганыбызны тоеп, һәрвакыт бер-беребезнең ярдәмен тоеп, кайда булсак та бер-беребезне танып, бергә-бергә яшәргә насыйп булсын, дигән фикерләрен белдерде.

Университетның яшь галиме Илһам Гомәров, монда сөйләгән сүзләр тар аудиторияләрдә генә калмасын, халкыбыз өчен мәгънәле, кирәкле уртак эшләр эшләргә насыйп булсын иде. Бездә фәнни потенциал, сездә башка яклардан мөмкинлекләр бар. Уралның теге ягыңда, тел ягыннан, әдәбият ягыннан, безнең халыкның, төркиләрнең иң борынгыдан килгән җәүһәрләре сакланып кала алган. Сездә материал бар. Элегрәк яшәгән, XVIII-XIX гасырларда сезнең төбәкләрдә эшләгән, укыткан, мулла булып торган никадәр шәхесләрегез бар. Барысын да әлегә белеп тә бетермибез аларны, ә кирәк аларны өйрәнергә, чыгарырга, халыкка күрсәтергә кирәк. Уртак уйлар, уртак хезмәтләр, уртак хыяллар безне алга таба да берләштерсен иде дигән теләкләр белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG