Accessibility links

Кайнар хәбәр

Француз актеры Жерар Депардьега Русия ватандашлыгы биреләчәк


Жерар Депардье
Жерар Депардье
Русия президенты Владимир Путин француз актеры Жерар Депардьега Русия ватандашлыгы бирү турында фәрманга кул куйды.

Депардье 1948 елда Франциядә туган. Узган ел ул Бельгиядә Франция белән чик буендагы Нешен шәһәрендә йорт сатып алган.

Узган президент сайлавында яңа президент Франсуа Олландның көндәшен Николя Саркозины яклаган актер яңа салым реформасыннан соң Франциядә яшәмиячәген белдерде. Олланд елына миллион евродан артык кереме булганнарга 75% салым кертте.

Депардье Франция ватандашлыгыннан баш тартып Бельгия паспортын сораячагын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG