Accessibility links

Һиллари Клинтон хастаханәдән чыгып өендә дәвалана


2009 елның октябрь аенда Һиллари Клинтон Казанда да булып китте
2009 елның октябрь аенда Һиллари Клинтон Казанда да булып китте
АКШ дәүләт департаменты Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Нью-Йорк хастаханәсеннән чыкты, дип хәбәр итте. Клинтон анда якшәмбе көнне салынган иде. Табиблар аның башындагы кан тамырларында оешкан кан кисәкләрен тапты.

"Клинтонның сәламәтлеге яхшыра, ул тулысынча савыгачак", диелгән хастаханә белдерүендә.

Һиллари Клинтон декабрь аенда аңын югалтып егылды һәм баш мие селкенде. Оешкан кан кисәкләре шул егылудан барлыкка килгән булырга мөмкин, дип хәбәр ителә.

65 яшьлек Клинтонның эше бик тыгыз. Дәүләт секретаре булып эшли башлаганнан бирле ул дөньяның 112 илендә булды. Аңа кадәр Дәүләт секретаре булганнарның бу вакыт эчендә бу кадәр күп илдә булганы юк иде.
XS
SM
MD
LG