Accessibility links

Кайнар хәбәр

2012 йомгаклары: Төмән татарлары


Төмән районының татар теле укытучылары семинар вакытында
Төмән районының татар теле укытучылары семинар вакытында

Өлкә татарлары тормышында тарихка кереп калырлык вакыйгалар шактый булды.

Ел башында ук өлкә татар Конгрессы тырышлыгы белән биш этапта – 2001-2010 елларда сораулар ярдәмендә халкыбызның фикерләрен төрле яктан өйрәнеп, өлкәдәге татарлар тормышы, көнкүреше, гаиләләр, милли кыйммәтләр, теле, дине, гореф-гадәтләре, сәламәтлеге турында шактый бай материал туплаган “Төмән өлкәсе татарлары: тарихы һәм бүгенгесе” китабы дөнья күрде. Китап төрле катлам, яшьтәге кешеләр арасында зур кызыксыну уятты.

Сөләйманов укулары барышы
Сөләйманов укулары барышы
Төмән татар мәдәният үзәге озак еллар төрле биналарга күчеп эшләргә мәҗбүр иделәр һәм гыйнвар аенда алар заманча төзекләндерелгән борынгы бай йортына – үз биналарына кайттылар. Андагы зур, якты, уңайлы эш бүлмәләре, матур камин залы, 200 кешегә исәпләнгән концерт залы ел буе тулы булдылар. Үзәк хезмәткәрләре оештырган төрледән-төрле кичәләр, бәйрәмнәр якташларыбыз күңеленә хуш килә. Ә инде Татарстаннан килгән танылган артистларыбыз концертларын анда үткәрүне тагын да яраттылар.

Ел буена төмәннәр язган дистәләгән китап укучылары игътибарына килеп ирештеләр, саз артындагы Вагай районының Агытбаш авылында мәчет ачылды, ә Төмән районының Боровое поселогы мөселманнары мәчетләренең 10 еллыгын бәйрәм иттеләр.

Русиякүләм Түгәрәк уенда төмәннәр
Русиякүләм Түгәрәк уенда төмәннәр
Ел саен февраль ахырларында өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оештыруында “Татар мәдәнияте көннәре” үтә. Ике атна эчендә җирле сәнгать осталары, мәдәният хезмәткәрләре катнашында үзәктән ерактагы авылларда концертлар куела, “Таң йолдызы” балалар иҗаты фестивале, зурларның иҗади смотр-конкурсы, шагыйрь-язучыларыбыз, композиторлар белән очрашу кичәләре уза.

Быел яшьләр “Гүзәл” бию ансамбле үз концертын тәкъдим итүе зур казаныш булды, татар егет-кызлары әле аннан соң да дистәләгән чарада чыгыш ясадылар, хәзер үзләрен һәркайда көтеп алалар. Шул арада татар Конгрессы халык җәүһәрләрен саклаучыларны фольклор фестиваленә дә җыя. Вәлимә Ташкалова тырышлыгы белән иң элек районнарда, аннары иң яхшылар белән өлкә үзәгендә үткән бу бәйге Русиядә инде бишенче мәртәбә узган “Түгәрәк уен” фольклор фестивале нәтиҗәсендә тормышка ашты. Һәм аның җиңүчеләре ел саен русиякүләм чарада лауреатлар булып кайталар.

Гаяз Габдуллин җитәкчелегендәге “Шытыр-шатыр” балалар коллективы, танылган сәнгать эшлеклесе, быел гөрләтеп 60 яшен үткәргән Җәгъфәр Касыймов һәм аның җитәкчелегендәге “Саз” фольклор ансамблен белмәгән төбәк юк. Әле ел ахырында Казанга хореографларның халыкара фестиваль-конкурсына тәҗрибәләре белән таныштырырга чакырдылар үзләрен.

"Тамаша" ансамбле
"Тамаша" ансамбле
Туган телне өйрәнүчеләр ел саен мәктәп, район, өлкә, регионара олимпиадаларда катнашалар. Казанда Русия буенча җыелган татар теле һәм әдәбиятын иң яхшы белүчеләр арасында җиңү яуламыйчан кайтканы юк өлкә командасының. Аеруча Төмән районының Шыкча, Индрәй, Ялутор районының Яңа Атьял, Аслана урта мәктәпләре укучылары уңышлары сөендерә.

Татар Конгрессы идеясе белән татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе булдырылды, аның беренче утырышында аеруча яшьләр күп иде. “Оешманы булдыруга этәргеч биргән сәбәпләрнең берсе - өлкә татар Конгрессы тырышлыгы белән дөнья күргән “Төмән өлкәсе татарлары: тарихы һәм бүгенгесе” китабын әзерләгәндә сорашулар нәтиҗәсендә 40 процент татарның үзен ярлы дип исәпләве, - дип сөйләде җитәкчесе Фәйзулла Камалов. - Сорашканнарның 20 проценты үз эшен булдыру теләге барлыгын күрсәткән. Яңа эшләрен ачарга теләүчеләргә булышырбыз. Бизнес проектларын тормышка ашырырга, эшләрен алга җибәрергә, проблемаларын чишәргә ярдәм итәчәкбез. Үз эшеңне булдыру, грантлар отуда һәм башка күп төрле эшне алга җибәрү алымнары буенча үзебезнең тәҗрибәдән чыгып киңәшләребезне бирәчәкбез”.

Рамазан бәйрәмендә
Рамазан бәйрәмендә
Шулай ук Конгресс үткәргән абруйлы чаралардан “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгеләрен әйтми мөмкин түгел. Алар татар яшьләренең милли үзаңын үстерүдә, тел, гореф-гадәт, мәдәният кебек милли кыйммәтләребезнең буыннан буынга күчүчәнлеген саклап калуда, аларны үстерүдә һәм ныгытуда лаеклы өлеш кертерлек яшьләрне барлауда зур роль уйныйлар. Аның быел бишенчесе үтте.

Язлар җитү белән фән эшлеклеләре “Зәнкиев укулары” һәм “Сөләйманов укулары”на җыелалар. Бөек шәхесләребезнең исемнәре үзләреннән соң да халык мәнфәгате өчен хезмәт итә. Резолюциягә кертелгән теләкләрнең кайберләре генә тормышка ашуы да – зур җиңүгә тиң.

Искер җыенында
Искер җыенында
Җәен Искер җыенын, авыл, район, шәһәр, өлкә, яшьләр, балалар сабантуйларын, дини лагерьларны көтеп алабыз.

Мөселман бәйрәмнәреннән Мәүлид кичәләре, Ураза, Корбан гаетләре вакыт бөтен өлкә гөрли, динне тормыш кыйбласы итеп күрүчеләр артканнан-арта.

Татар теле укытучыларының өлкә күләмендәге бәйгеләре булу да аларга эшләргә көч бирә, стимул булып тора.

Аларның барысы турында да быел гына оешкан, телетамашачы яратып өлгергән “Төмән вакыты” өлкә каналындагы “Яңа сулыш” һәм “Себер йолдызлары” тапшыруларында карыйбыз. Инде 20 елдан артык халык өчен хезмәт иткән “Яңарыш” газетасы, “Очрашулар” телетапшыруы, елдан артык чыгып килгән “Хикмәт” дини газетасы милли тормышның үзәгендә кайныйлар.
XS
SM
MD
LG