Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыш бабай Урмайда яшәүче Раилгә Тукай китабы алып килгән


Раил Чыршы бәйрәмендә Кыш бабай белән
Раил Чыршы бәйрәмендә Кыш бабай белән

Чуашстанның Урмай авылында яшәүче Раил Абеев Кыш бабайдан бүләк сорап аңа хат язган. Хатында ул Габдулла Тукайның әкиятләрен сораган.

Раил Урмай авылындагы мәктәптә беренче сыйныфта укый. Сыйныфларында барлыгы 20 бала. Шулар арасыннан алар өчәү генә Кыш бабайдан бүләк сораган булган. Кыш бабай Раилнең теләген үтәгән – Габдулла Тукайның “Кызыклы шәкерт” дигән китабын алып килгән. Кыш бабай китапны Раил өйдә булмаган вакытта аларның өйләрендә калдырып киткән.

Кыш бабай Раилгә дигән бүләкне бик озак эзләгән. Чуашстанда ул бер генә кибеттә дә татар телендә Тукай әкиятләрен таба алмаган. Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Фәрит Гыйбатдинов Кыш бабайга Тукай китабын кайда табарга мөмкин икәнен сер итеп кенә әйткән. Әнә шулай итеп Раилнең хыялы тормышка ашкан. Кулына Тукай китабы килеп кергәч ул бик-бик сөенгән.

Раил Абеев
Раил Абеев
Раил “Кызыклы шәкерт”не укый да башлаган инде. Раилләрнең өйләрендә башка татар китаплары да бар барын. “Әмма аларны уку авыррак шул, җөмләләре бик озын”, ди Раил.

Раил Габдулла Тукай шигыренә халык иҗат иткән “Туган тел” җырын да ярата. Тукай белән аларны укытучы апалары Гөлзинур Вахитова таныштырган. Шигырьләрен укыган, “Туган тел” җырын өйрәткән.

Раил җырларга бик ярата. “Туган тел”дән кала ул “Кәрия-Зәкәрия”не дә, “Мишәр” ансамбле башкарган башка җырларны да белә. Раил “Мишәр” ансамбленә йөри. Үскәч аның артист буласы килә. Раил җырларга, биергә, шигырь сөйләргә бик ярата. Мәктәптә “5”ле билгеләре генә ала. Апасы Ринә 7-нче сыйныфта укый. Ул исә рәсем ясарга ярата. Әтиләре Рәмис – балта остасы, әниләре Гөлнара сәнгать мәктәбендә эшли.

Раил белән әңгәмә:

Кыш бабай Урмайда яшәүче Раилгә Тукай китабы алып килгән
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:05 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG