Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:07

Керәшеннәр Раштуа бәйрәм итә. Бәйрәм чаралары 7 гыйнварга каршы төндә башланып 19 гыйнварга – Качманнар көненә кадәр дәвам итә.

Татарстанның Лаеш районы Ташкирмән авылында Раштуа бәйрәме быел үзенчәлекле булачак. Бәйрәмгә чиркәү җырлары башкаручы хор да киләчәк. Шулай ук халык иҗатын үз итүчеләр арасында танылган Ташкирмәннең үзенең “Сүрәкә” фольклор ансамбле дә чыгыш ясаячак. “Сүрәк”нең җитәкчесе, мәдәният хезмәткәре Валентина Казанбаева Азатлыкка Раштуа бәйрәме үзенчәлекләре турында сөйләде. Ул урта буынга һәм өлкәнрәкләргә караганда яшьләрнең чиркәүгә ныграк тартылун, дини йолаларны үз итүен әйтте.

– Валентина, сезнең авылда ничә өй бар?

– 290га якын инде хәзер, төгәл генә әйтә алмыйм.

– Авыл үсүгә таба барамы? Яшьләр өй саламы?

– Аллага шөкер! Үзебезнең аерым яшьләр урамы бар. Анда 20дән дә артык өй бар. Эш булмаганга бер-ике ел гына яшьләр авылдан китә башлады. Балык заводы булганга яшьләр барсы да авылда кала иде.

– Авылда халыкның кәефе ничек, Раштуага әзерләнәләрме?

– Әзерләнәбез, чөнки ул безнең өчен бик зур бәйрәм. 6 гыйнвар көнне төннән үк чиркәүгә чыгабыз, гыйбадәтне башыннан ахырына кадәр тыңлыйбыз. 7-нче гыйнвар көнне балалар иртәнге яктан өйдән-өйгә йөреп акча җыячак. "Славут, славут", дип үзебезнең йолаларны үтибез. 8 гыйнвар көнне безнең чиркәү ачылганга бер ел тулды, шул уңайдан рухани (духовный) хор киләчәк. Клубта җыелышып авыл халкы белән зур-зур өстәлләр корып, концерт тыңлап, бәйрәм кичәсе үткәрәчәкбез.

– Гыйбадәткә кемнәр күбрәк йөри?

Валентина Казанбаева

Валентина Казанбаева

– Яшьләр күбрәк йөри. Олыраклар, картлыкка күрәдер инде, бик сирәк андый чыгучылар. Яшьләрнең күп йөрүе бик сөендерә. Әле чиркәвебез эшләмәгән чакта да, гыйбадәт булмаганда да Раштуада, Олы көнне шәм куяр өчен генә дип, башка чиркәүләргә бардылар.

Безнең авылда яшьләр бик күп иде. Мәктәптә 10-11нче сыйныфны япканга, күпләр Казанга китеп барды. Бәйрәм вакытында алар барсы да кайта. Яшьләрнең олылар белмәгән йолаларны да белеп чиркәүгә килеп, шәмне ничек куясын, кая барасын, кайсы тәрегә ничек беренче табынасын белүе бик сөендерә.

– Сез чиркәү ачылганга бер ел тулды дип әйттегез. Бу яңа чиркәүме, әллә төзекләндерелдеме?

– Төзекләндерелгәннән соң узган ел 24 декабрьдә ачылган иде ул. Иске чиркәү иде ул безнең. Аны 2007 елда ачып караган иделәр, әмма газына, утына түләргә бик күп кирәк булгач, ул тарихи бина булганлыктан, шәхси кешегә бирелмәгәнлектән, халык үзе генә тарта алмады, ябылды дип әйтәсе килми, шулай да чынлап торып гыйбадәтләр алып баручы булмады. Гел ачык булмады. Хәзер көн саен ачык. Яңа ел төнендә дә кичке 10нан 12гә кадәр гыйбадәт барды. Бик табынган кешеләр Яңа елны телевизор каршында түгел, ә чиркәүдә каршылады.

– Төзекләндергәндә чыгымнарны кем күтәрде? Халыкмы?

– Безнең меценат бар. Ул - Андрей Дашин, эшмәкәр.

– Димәк, сезнең сүзләрегезгә караганда, яшьләр чиркәүгә бик йөри.

– Йөри, йөри. Минем ике улым бар. Алар бик табыналар. Бездә чиркәү эшләмәгән чакта да әтиләре белән Казанга барып андагы керәшен чиркәвенә кереп, үлеләргә шәмнәр куеп, исәннәргә исәнлек теләп язып чыга иделәр.

– Чиркәүнең ачылуына бер ел тулуга хор килә дип әйттегез. Кемнәр алар?

– Безнең чиркәүдә Виталий атакай эшләп тора. Ул дуслары аша бу хорны чакырткан. Авыл халкында чиркәүгә тартылу күбрәк булсын дип оештырган ул аны. Бу хор мәдәният һәм сәнгать университетыннан булырга тиеш. Әлеге чара 8 гыйнвар көнне көндезге бердә булачак.

– Сезнең үзегезнең дә халык иҗатын бүгенгә кадәр саклап килүче "Сүрәкә" ансамбле бар. Ансамбльнең хәлләре ничек?

"Сүрәкә" ансамбле

"Сүрәкә" ансамбле

– Аллага шөкер, эшләп ятабыз. Менә үзем шикелле алты-җиде урта буын хатын-кыз бу ансамбльнең үзәге дип әйтер идем. Олыраклар әзрәк олыгаебрак бара, сәламәтлекләре дә шәптән түгел. Олылар да катнашасы концертларга аларны машина белән барып алабыз.

Менә тагын әйтми булмый инде, безнең тупланган, күтәрелеп килә торган яшьләр ансамбле бар иде бит. Без алар белән өч ел дәвамында искиткеч итеп эшләдек. Түбән Кама районының Келәтле авылына Питрау бәйрәмнәренә дә барып зур концертлар да куйган идек. Мәктәпнең 10 белән 11нче сыйныфларын бетерүләре бу төркемне таркатты. Менә шушы югары сыйныфларда укыганда гына бала фольклорны да, борынгыдан килгән җырларыбызны да чынлап торып аңлый башлый. Алар аңга гына килгән чакта мәктәп китте дә, алар таралырга мәҗбүр булды.

– Мәктәбегезне яңадан урта мәктәп итү мөмкинлеге юкмы?

– Бездән генә тормый ахрысы инде ул. Без хәзер бөтен авыл белән шушы бишенчедән алып тугызынчыга кадәр булган сыйныфларны да бетереп куймасыннар дип торабыз. Безнең күршедәге Атабай авылындагы мәктәпне яхшы итеп төзекләндерделәр. Аларда балалар аз, хәзер безнең балаларның барсын да шунда күчерәләр дигән сүзләр дә ишетелгәли. Без моны теләмибез. Хәзер бездә яңадан 10-11нче ачмаслар инде.

– Русиядә мәгариф турында яңа канун чыкты. Әлеге канунда мәктәпне үзгәртәселәре, сыйныфларны кыскартасылары булса ата-аналар, авыл халкы фикере дә исәпкә алынырга тиеш диелгән. Инде сезнең фольклор ансамбленә килгәндә, Раштуада һәм башка дини бәйрәмнәрдә халык алдында чыгыш ясыймы ул?

– Чиркәүдә чыгыш ясарга ярамый дигән сүз юк. Безнең җырлар Казан ханлыгы чорыннан ук. Андый җырлар чиркәүдә җырланмый. Безнең авылның изге җире бар, ул "Кала башы" дип атала. Шунда җырлана торган җырларыбыз бар. Алар: "Чи камыш", "Мәрьям" һәм башкалар. Ә менә 8 гыйнвар көнне бәйрәмдә без үзебезнең фольклор ансамбле белән халыкка үзебезнең җырларыбызны башкарабыз Алла бирса! Без, ни генә булмасын, елына бер тапкыр халык алдында үзебезнең хисап концертын күрсәтәбез.

– 10-11нче сыйныфта укучылар юк дип әйтәсез. Алай да үзегезнең ансамбльгә 4-5нче сыйныфта укучыларны тартырга исәбегез юкмы?

– Без алар белән эшлибез. Әмма элек-электән халыктан килгән "Туй", "Кунак каршылау", "Асыл безнең ил" кебек җырлар алар безнең сузма җырлар. Керәшен халкында күбрәк сузма җырлар. Без алар белән җыр өйрәнүне "Кәтүк түти"дән башлыйбыз. Безнең 4-5нчы сыйныфлар ноябрь аенда Лаешка барган иде. "Кәтүк түти" җыры белән дипломнар алып кайттылар. Аларның күңелле җырлар гына башкарасы килә. Без аларга "Асыл безнең ил"не, керәшеннәрнең гимны буларак, өйрәтеп маташкан идек, алай артык җырлыйсылары килмәде. Дөресен генә әйткәндә сузып та чыгара алмыйлар, әзер түгел әле алар.

– Сез Раштуаның икенче көнендә балалар акча җыя дип әйттегез. Моның нигезендә нәрсә ята?

– Бу электән килгән гадәт. Бу йола вакытында нигезгә теләкләр, анда яшәүчеләргә исәнлек-саулык та телиләр. Балаларга биргән акчаны савап дип әйтәләр. Сәдака шикелле савап була инде ул. Үзеңнең гаиләңә тынычлык, сәламәтлек теләп бирелә ул акча. Кайберәүләр шул эшне эшләсәм, бирер идем, дип нәзер дә әйтеп куя. Бөтен җирдә дә булган ул. Балалар килгәч: "Сандыкларыгызны ачыгыз, акчаларыгызны чыгарыгыз", дип әйтәләр. Ә әбисе булган кешеләр "Иман" укый инде. Әнием әйтә: "Без кечерәк булган чакта алар кереп тәре янына килеп, синең гаиләңә "Иман" укыйлар иде", ди.

– Безнең авыл янында күршедә Кәвәл авылы бар. Анда Раштуа вакытында киенеп өйдән-өйгә кереп йөри иделәр. Сездә бу гадәт бармы?

– Бар, бар! Яшериләр йөриләр дип әйтәбез без аны. Яшеренеп йөриләр дигәнне аңлата ул. 7 гыйнвардан алып 19на кадәр дәвам итә ул. Өйдән-өйгә кереп йөриләр. 19нда ак кием киенәләр. Ансы инде Нардуганны озату була инде. Чыбыркылар шартлаталар, әнә шулай итеп усал җаннарны, явыз көчләрне куалар. Крещениегә кадәр әнә шул яшери вакыты бара. Аллага шөкер, яшьләр аны да онытмый. Киенеп йорт саен дусларына, туганнарына кереп йөри.

– Кунак булып чыгып китәләрме алар?

– Кунак булып чыгып киткәннәре дә бар. Олырак яшьтәге кешеләр булса "Иман" укучылар да бар. Кунак булу дигән сүз инде ул.

– Моның нигезендә нәрсә ята соң?

– Өлкәннәр, яшерү кермәгән өй яхшы түгел, ди. Яшерү керергә тиеш, диләр. 18 гыйнвардан ак киемнәр киеп Качманнарга җыенасың. Ул да зур бәйрәм. Безнең авылда аны шулай ук бик зур иттереп үткәрәләр. 18нә кадәр яшери кергән өйдә без бөтен җирне, өйләрне һәм ишек алларын иман укып, шәм белән йөреп чыгабыз. Ишек өсләренә хач куябыз. Начар ниятләр булмасын, начар гамәлләр кылынмасын, начар кешеләр кермәсен, шайтаннар йөрмәсен өчен эшләнә бу.

– Раштуага Ташкирмән халкы махсус ризыклар пешерәме?

– Бөтен ризыкны да пешерә инде хәзер. Алай теге аерым махсус ризык дип әзерләнми. Мин баскыч пешерә торган көн бар икәнен беләм. Ул башка вакытта, тәңре күккә менгән көн була. Раштуада кунак табыны әзерләнә. Камыр ризыгы һичшиксез булырга тиеш.

– Камыр ризыклары итле буламы, әллә итсезме?

– Ураза беткәч итле була, һичшиксез. Ул көнгә халык уразадан чыга инде.

– Сез үзегез гаиләдә нәрсә пешерергә җыенасыз?

– Өйдә ир атлар булгач, өчпомак һичшиксез бездә пешә инде ул. Хәзер заманча булып утырабыз инде. Без әби белән яшәгәч, элеккерәк вакытларда һәрвакытта да йомырка калҗасы пешергәннәр. Омлет шикеллерәк инде ул, аны пичкә тыгып зур табакта пешергәннәр. Гомер-гомергә әнә шул йомырка калҗасы пешерелгән һәм тары белән дөге бергә кушылган ботка пешерелгән. Троица бәйрәменнән соң бер атнадан бездә "Чат" уены була. Әнә шул ботканы апалар зур савытта пешерә иделәр. Сөтле ботканы сыер мае белән бутап алып чыга иделәр.

– Димәк, Раштуада сезнең өйгә дә кунаклар керәчәк инде?

– Аллага шөкер! Дусларым да, туганнарыбыз да бик күп. Кунак килмәсә кимсенәсең бит ул. Кунакчыл йорт ул - бик зур мәртәбә. Аллага шөкер, бүген безнең ишегебезнең ябылып торганы юк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG