Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:57
2012 ел татар интернеты өчен нинди булды? Нинди яңа проектлар башкарылды? Татар интернетына еллык күзәтү тәкъдим итәбез.

Домен

2012 елда татар интернетчылары өчен иң зур вакыйгаларның берсе – ниһаять, татар доменын булдыру эшендә боз кузгалу булды. 12 гыйнварда ICANN оешмасы югары дәрәҗәле доменнар теркәү өчен гаризалар кабул итә башлады. Җәй көннәрендә Татарстан хөкүмәте .tatar доменын теркәүгә гариза биргән.

Шатланырга зур вакыйга булды кебек, ләкин август аенда Согуд Гарәбстаны патшалыгының технологияләр һәм элемтә комиссиясе татарларның беренче дәрәҗәле .tatar доменын алуга каршы чыкты. Алар үз карашын “татарлар өчен бер генә оешма җавап бирә алмый” дип аңлаттылар. Икенче көнне үк Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов үз Твиттерында .tatar доменының барыбер теркәләчәген белдерде.

Чыннан да, декабрь ахырында ICANN оешмасының яңа доменнарны теркәү өчен жирәбә үткәрүе билгеле булды. .tatar домены 816нчы урын алган. Татар блоггеры Рөстәм Хәйруллин фикеренчә, аена 80 домен теркәлүен исәпкә алсак, .tatar домены якынча 2014 елның мартында теркәлер дип көтәргә кирәк.

Татар иле

Елның иң зур вакыйгасы – “Татар иле” социаль челтәренең ачылышы булырга тиеш иде. 2011 ел ахырына ук планлаштырылган ачылыш төрле сәбәпләр аркасында берничә тапкыр кичектерелде. Дөнья татар конгрессы корылтаенда порталны тәкъдим итү булды. Шуңа да карамастан, сайт һаман да демонстрацион режимда гына эшли.

Татар телен өйрәнү

Татар теле видеодәресе күренеше

Татар теле видеодәресе күренеше

2012 ел – интернет мөмкинлекләреннән файдаланып татар телен өйрәнү елы булган дип әйтә алабыз. Төрле ысуллар ярдәмендә татар телен укыту киңәя бара. Әйтик, Skype аша татар телен өйрәнүчеләр бар. Шулай ук быел Актаныш һуманитар гимназиясенең 7-8 сыйныф укучылары интернетта татар теленең видеодәресләрен башлап җибәрде. Дәресләр саны өч кенә булса да, татар интернетында алар зур кызыксыну уятты.

Якын арада "Ана теле" дип аталган яңа проект гамәлгә куелырга тора. Ул дөньяда инглиз телен өйрәтүдә танылган EF Education First ширкәте ярдәмендә башкарыла һәм 9 дәрәҗәдән торган онлайн мәктәп рәвешендә булыр, дип көтелә.

Бу проектлардан тыш хезмәт хаклары алмыйча, үз ихтыяры белән, тел үсешен максат итеп эшләүче татар теле укытучылары бар. Алар Вконтакте сайтында татар теленә өйрәтү төркемнәрен булдыра. Шуларның берсе – “Татарский язык” төркеменә 7 меңгә якын кеше язылган.

Яңа проектлар

2012 елда татар телендә ниндидер зур, яңа ресурслар барлыкка килде дип әйтеп булмый. Татар интернетчылары шул ук элекке сайтлар, проектлар тирәсендә тупланып утыра. Шулай да, яңа проектлар арасында "Вакыт" мәгълүмати интернет газетасы, татар халкының тарихи-мәдәни мирасын саклау максатын куйган “Мирасыбыз” проекты кебек кызыклы сайтлар бар.

Яңа проект дип быел ниһаять Android системасы нигезендә эшләүче кесә телефоннарын татарлаштыру эше тәмамлануын әйтергә кирәк. Бу эш берничә ел элек үк башланса да, 2012 ел ахырында гына тәмамланды. Бу эшне электроника белгече Альберт Фазлый башлап йөри. Алга таба Apple җиһазлары да татарлаштырылыр, дип көтелә.

Социаль челтәрләр

2012 елда социаль челтәрләр дә үсешен дәвам итте. Facebook челтәрен кулланучылар саны 1 миллиардтан артты, Вконтакте сайтында да теркәлгәннәр саны 100 миллионга якынлаша. Шушы кулланучылар арасында татарлар нинди урында дигән сорау туа.

Вконтакте сайтында “Татарлар” исемле төркемнәр шактый күп. Алар арасында иң зурысында (vk.com/club1777) – 74 мең кеше бар. Тагын берничә төркемдә 30, 40, 50 меңгә якын кеше исәпләнә. Тагын бер зур паблик (сәхифә) – еш кына әхлак кысаларына сыймаган юморы белән танылган – Типищный татарин төркеменә 59 мең кеше язылган. Бу саннарга 2012 ел эчендә ирешелде.

Facebook сайтында шулкадәр күп санлы татар төркемнәрен табып булмый. TATARLAR дип аталган төркемне 23 мең кеше ошаткан, дөрес, анда аралашу чиста татар телендә түгел, төрек һәм кырымтатар телләрендә дә бара. Татар әдәби телендә сөйләшергә чакырган Татар дөньясы төркемендә исә 2,5 мең кеше бар.

Гомумән алганда, Татар интернеты 2012 елда, тиз булмаса да, үсешен дәвам итте. Тормышка ашмый калгган проектлар, сайтлар яңа елда ашыр дип өметләнергә кала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG