Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:24

Петербур хастаханәсендә өч кеше янып үлде


Петербур шәһәренең Покров хастаханәсендә янгын чыгып кимендә өч кеше һәлак булды.

Янгын кардиология бүлегенең хуҗалык бүлмәсендә матраска ялгыш эләккән тәмәке төпчегеннән чыккан. Аны ташлаган 43 яшьлек хатын кулга алынган. Хокук саклаучылар хатынның исерек булганын хәбәр итте.

Хатынга ялгышлык белән кешеләрне үтерүдә гаепләү белдерелеп җинаять эше ачылды.

XS
SM
MD
LG