Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уго Чавеска инаугурациягә килмәү рөхсәт ителәчәк


2011 елның августында Чавез инде яман шеш белән авырый иде
2011 елның августында Чавез инде яман шеш белән авырый иде
"Венесуэла президентының хәле начар булса Уго Чавеска үз инаугурациясенә килмәү рөхсәт ителә", дип белдерде вице-президент Николас Мадуро.

Мадуро Венесуэла телевидениесенә биргән әңгәмәсендә президентның депутатлар алдында ант китерүе шарт түгел, аны президент итеп илнең Югары мәхкәмәсе дә раслый ала, диде. Үзенең бу сүзләрен ул Венесуэла конституциясендә теркәлгән канун белән дәлилләде.

Оппозиция Чавес инаугурациягә килмәсә президент була алмый, дип белдергән иде. Хакимиятләр исә Чавесның ил башлыгы булачагын, президент вазифаларын башкара алмаган очракта вазифаларын вице-президент Мадурога тапшырачагын белдерде.

58 яшьлек президентка соңгы 18 айда инде дүрт операция ясалды. Чавес октябрь аенда яңа алты еллык мөддәткә сайланды. Ике ай узгач ул яңадан яман шеш авыруыннан дәвалана башлавы турында игълан итте. Аның 11 декабрь узган операциядән халык алдына чыкканы булмады.

Чавесның президент антын китерү тантанасы 10 гыйнварга билгеләнгән.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG