Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якутиядә бүреләр һөҗүме аркасында гадәттән тыш хәл игълан ителде


Саха-Якутия республикасында бүреләр һөҗүмнәре аркасында гадәттән тыш хәл кертелде. Бу хакта кичә республика башлыгы Егор Борисов белдерде.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә республикада 3.5 меңнән артык бүре бар. Аларның саны 500дән артык булуы кешеләргә куркыныч тудыра, дип саный белгечләр.

Республика мәгълүмат үзәге хәбәр итүенчә, узган ел бүреләр 313 атны, 16.111 боланны тотып ашаган. Болан фермаларына зур зыян салынган.

Белгечләр бүреләрнең йорт хайваннарына һөҗүм итүләренең сәбәбе итеп урманнарда аларга ризыкның - куяннарның кимүен әйтә. Шуның аркасында ерткычлар республиканың үзәк районнарына якын килә башлаган.

Бүреләргә ау быел ел буе рөхсәт ителә. Иң күп бүре тотучыларга акчалата махсус бүләкләр каралган.
XS
SM
MD
LG