Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:31

Омски өлкәсе татарлары өчен 2012 ел зур үзгәрешләр елы булмаса да, шактый истәлекле вакыйгалары, бихисап мәдәни чаралары белән истә калды.

Омскида 1989 елда татар хәрәкәте үсеш алганнан бирле милләттәшләребез өчен күпсанлы чаралар оештырыла. Бу инде гадәти күренешкә әйләнде дисәк тә ялгыш булмас. Аларны кыскача гына санап киткәндә: "Умырзая" ансамбленең һәм авыл-районнарның үзешчән сәнгать коллективлары эшчәнлеге, татар әдипләре иҗатына, сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтенә багышланган максатлы кичәләр, балалар һәм өлкәннәр өчен оештырылган кичәләр, "Мин татарча сөйләшәм", "Чәк-чәк party" бәйрәмнәре һәм башка күпсанлы чаралар.

Кайбер чараларга аерым тукталып китү дә урынлы булыр. Сүзебезне балалар белән эшләүдән башласак, беренче чиратта өлкәнең Тара шәһәрендәге Балалар иҗаты үзәге каршында эшләүче "Якташ" төркеме турында булыр. Ел әйләнәсендә "Якташ" төркеме уңышлы эшләп килде.

Балаларның ике истәлекле сәфәре булды – беренчесе – 2012 елда алар Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә оештырыла торган Искер җыен фестивалендә катнашу. "Якташ" коллективының вокал җитәкчесе Әлфирә Декет сүзләренчә, әлеге фестивальгә бару балалар өчен генә түгел, аның үзе өчен дә үтә әһәмиятле булган.

"Мин балаларга эстрада җырлары гына өйрәтәм, дөрес эшләмәгәнмен. Халкыбыз көйләрен, борынгы җырлары өйрәтү, фольклор күренешләр әзерләү зарур икән. Инде эшебезне төптән үзгәртәчәкбез, авылларга барып, өлкәннәрдән җырлар, татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнәчәкбез. Мондый фестивальдә катнашуыбызга мин бик шатмын, күп нәрсәгә башкача карый башладым", ди Әлфирә ханым.

"Якташ" төркеменең икенче сәфәре Владивосток шәһәренә булды. "Якташ" балалары "Моя Федерация" дип исемләнгән XII Бөтенрусия милли мәдәниятләр фестивалендә катнаштылар. Тара шәһәренең балалар коллективы 2001 елдан бирле "Океан" Бөтенрусия балалар үзәге каршында оештырылып килүче әлеге фестивальдә татар мәдәниятен күрсәтүче бердәнбер коллектив булды. Коллективның җырчысы Фәрит Курманов "Океан"ның шәрәфле бүләге, мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Милли мәдәниятләр фестивалендә

Милли мәдәниятләр фестивалендә


2012 елда Омскиның шәһәр милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче "Ялкын" яшьләр оешмасы эшчәнлеге шактый җанланды. Оешманың алты вәкиле Казанда үткән V Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашты. "Зур хыяллар, изге теләкләр белән кайттык, төрле максатлар куйдык", диделәр яшьләр форумнан кайткач.

Дөрестән дә, яшьләр хәзер "Ялкын" оешмасына шактый кешене җәлеп иттеләр, һәр атнаның пәнҗешәмбесендә татар телен өйрәнергә, киңәшләшергә, эш планнарын билгеләргә җыелалар, күпчелеге "Умырзая" татар-башкорт фольклор ансамблендә шөгыльләнә.
"Океан" фестивалендә катнашучылар

"Океан" фестивалендә катнашучылар



Омскиның милли-мәдәни мохтарияте белән бергәләп яшьләр “Татар кызы һәм татар егете” бәйгесе үткәрделәр. Башка еллардагы бәйгеләрдә егетләр һәм кызлар аерым ярышкан булсалар, әлегесендә яшьләр сәхнәгә бергә чыктылар. Мондый чаралар яшьләрне татар рухында тәрбияләү, туган телгә, мәдәнияткә җәлеп итү, гореф-гадәтләрне, йолаларны оныттырмау максатлары белән оештырыла.

2012 елдагы бәйгедә “Татар егете” исеме биремнәрне җиңел һәм үзенчәлекле итеп үтәгән һәм оста итеп татар биюен башкарган Рөстәм Муллабакиевка бирелде. “Татар кызы” исеменә барлык биремнәргә иҗади килеп, татар телендә генә сөйләгән Альбина Фәхретдинова лаек булды.

"Мин беренче урынны алырмын дип уйламадым, чөнки кызлар барсы да лаеклар иде. Миңа татарча белүем ярдәм итте, башкалар татар телен белү мөһим түгел дип уйлаганнардыр. Мин туган телне белү бик кирәк дип саныйм", диде Альбина.

2012 елда "Мин татарча сөйләшәм", "Чәк-чәк party" акцияләрен оештыруны да, асылда, "Ялкын" оешмасы яшьләре башкарды. Яшьләр әлеге бәйрәмнәрне ял көннәрендә халык күпләп җыела торган урында – Омскиның үзәк ял паркында үткәрделәр.
"Чәк-чәк" бәйрәме

"Чәк-чәк" бәйрәме



"Ялкын" оешмасы яшьләре балалар өчен үткәрелә торган Сабан туе бәйрәмен оештыруда да актив катнашалар. Әйтергә кирәк, Омскида балалар өчен милли бәйрәм шәһәр күләмендә 2010 елдан бирле үткәрелеп килә. Татар халкының милли бәйрәмен фәкать балалар өчен генә үткәрү балаларда, ата-аналарда гына түгел, хакимият даирәләрендә дә хуплау тапты, һәм Сабантуй һәрдаим шәһәр хакимияте, мәдәният департаменты ярдәмендә оештырыла һәм, әлбәттә, иганәчеләр ярдәм итә.

Омскиның милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе, эшмәкәр Тамир Әлимбаев Сабан туен үсеп килүче яшь буын өчен махсус оештыру зур әһәмияткә ия дип саный һәм аны үткәрүгә зур өлеш кертә. Быелгы бәйрәмгә дә рәхмәт хатлары эшләүгә, транспортка, призлар-бүләкләр алуга тотылган чыгымнарның саллы гына өлешен ул түләде.

2012 елда Омскида шәһәр Сабан туе да үткәрелде. 5 ел дәверендә үткәрелеп килгән бу бәйрәмне халык көтеп ала һәм анда шәһәр халкы гына түгел, авыллардан да килүчеләр шактый була.

Омски татарлары тормышында 2012 елда бик зур үзгәрешләр булмады, ди "Татар дөньясы" баш мөхәррире Гөлсинә Әхмерова да. Шулай да газетабызның даими нәшер ителеп торуы, "Атна вакыйгалары" белән баетылуы халкыбыз өчен зур әһәмияткә ия, ди Гөлсинә ханым:

Тамир Әлимбаев

Тамир Әлимбаев

"Тотрыклы, тыныч кына үткән ел дип саныйм, шул тыныч тормышта ай саен газета чыгып килүе үзе бер әһәмияткә ия, чөнки газетаны бер кеше генә финанслый – Тамир Әлимбаев, эшмәкәр һәм мохтарият рәисе. Бер генә кешенең газета чыгаруны да һәм аны халыкка җиткерүне дә үз өстенә алуы үзе бер вакыйга, "Атна вакыйгалары"ның кушылып чыга башлавы да Омски татарлары өчен бик зур әһәмияткә ия. Кайтавазлары бик күп, күпләр чылтыраталар, хатлар да килә, Татарстан хөкүмәтенә рәхмәтләр әйтеп, чөнки Татарстан хөкүмәтенең проекты ул, бүгенге көндә Русиянең 22 төбәгендә 90 мең тираж белән чыгып килә".

Ноябрь аенда Омскига эшлекле сәфәр белән татар галимнәренең килеп китүе дә бик мөһим вакыйга, ди Гөлсинә Әхмерова. Казан кунакларының төп максатлары Василий (Вильгельм Фридрих) Радловның 140 елдан соң, 2012 елда Татарстан китап нәшриятендә кабат басылып чыккан “Көньяк Себердә һәм Жунгар далаларында яшәүче төрки кавемнәрнең сөйләме” дигән китабын тәкъдим итү иде.

Омскига филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Йосыпов, Казан Федераль университетының филология һәм сәнгать институты татар филологиясе бүлеге мөдире, профессор Флера Сәйфуллина, шул ук университетның доценты, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров килделәр.
Казан галимнәре Омскида

Казан галимнәре Омскида



Казаннан килгән галимнәр Омскида һәм өлкәнең Тара шәһәрендә халык белән очраштылар. Әйтергә кирәк, Радловның 140 елдан соң басылып чыккан китабы күпләр өчен ачыш булды.

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае эшләгән көннәрдә Омски вәкилләре Казан федераль университетында әлеге татар галимнәре белән тагы бер тапкыр очраштылар. Очрашу барышында Омски җирлегендә фәнни конференция оештыру турында да сөйләшү булды. Мондый зур чараны киләсе елның октябрь-ноябрь айларында үткәрү мөмкин булыр дигән карарга киленде.

V Бөтендөнья татар конгрессы делегаты Тамир Әлимбаев, "Умырзая" ансамбленең тотрыклы эше, ел әйләнәсендә концертлар белән шәһәрдә генә түгел, өлкәнең татар авылларын иңләп-буйлап йөрүе дә татарны берләштерүче, аның үзаңын үстерүче, милли кыйммәтләрен барлаучы мөһим эш, дип саный.

"Умырзая" халык ансамбле 2012 елда өлкәдә концертлар белән йөрүдән тыш, Самар шәһәрендә үткәрелгән "Түгәрәк уен" татар фольклоры фестивалендә чыгыш ясап, махсус бүләккә ия булды.

Коллектив Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча Казанның милли-мәдәни үзәгендә концерт куеп, Казан тамашачысының мәхәббәтен яулады, "Татарстан – Яңа гасыр" телерадиоширкәтенең "Җырлыйк әле" програмы аша халыкка себер татарлары җырларын ишеттерде. Омски үзешчәннәренең иҗатын БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров уңай бәяләде:

"Омскиның “Умырзая” ансамбле шушы инде, бу фидакарь кешеләр Себер җирендә татарны саклаучылар, халкыбызны җыеп, берләштереп, татар киләчәгенә өмет биреп торучылар, аларның концертлары халык рухы белән сугарылган, милләтебезгә шундый милләтпәрвәр кешеләр насыйп булсын, киләчәктә дә очрашулар булып торсын".
"Умырзая" ансамбле Казанда

"Умырзая" ансамбле Казанда



Өлкәнең татарлар тупланып яшәүче авыл-районнарында да үзешчән сәнгать коллективлары оештырылган һәм алар уңышлы гына эшләп киләләр. Мәсәлән, Большеречье районы Үләнкүл авылының "Наза" ансамбле Омски өлкәсендә генә түгел, чит төбәкләрдә дә танылган коллектив. Үләнкүлләр "Түгәрәк уен" фестивальләрендә югары дәрәҗәле дипломнар яулады. 2012 елда "Түгәрәк уен"да "Наза" ансамбленең яшьләр һәм балалар төркеме III урынга лаек булды.

Большеречье татар мәдәният үзәге рәисе Зәлифә Рахмангулова сүзләренчә, авыл хакимияте тырышлыгы белән, күптән түгел Үләнкүл мәктәбе янында махсус хоккей кабы ачылды. Авыл балалары өчен бу күптән көтеп алынган мөһим вакыйга булды, алар тулысынча хоккей киемнәре белән тәэмин ителде.
Туган тел көнендә

Туган тел көнендә


Шулай, Омски өлкәсендә татар мәдәнияте эшләре 2 дистә елдан артык шактый тотрыклы рәвештә бара, дисәк, ялгыш булмас. Ә менә мәгарифкә килгәндә, бу өлкәдә шактый проблемнар бар.

Русия күләмендә барган милли телләрне мәктәпләрдән әкренләп кысырыклап чыгару сәясәте Омскины да читләтеп үтмәде. Моннан 20 еллар элек өлкәдә 66 татар авылы бар иде һәм аларның 22-сендә татар теле укытыла иде.

Хәзер исә Омски өлкәсендә татарлар тупланып яшәгән авыллар саны 60-ка да тулмый. Мәгариф министрлыгының 2010-2011 уку елында биргән рәсми мәгълүматлары буенча, аларның бары тик җидесендә генә татар теле укытыла. Ә өлкә үзәгендә исә бер генә мәктәптә дә татар теле дәресләре юк. Бары тик шәһәр милли-мәдәни мохтарияте каршында якшәмбе мәктәбе эшли. Анда 20-гә якын бала татар телен өйрәнә.

Туган тел укытылмаган татар авылы исәбенә Усть-Ишем районының Илчебага авылы да керә. Ике ел элек мәктәп яшендәге - 47, мәктәпкәчә яшьтәге 10 баласы булган Илчебага мәктәбен рус авылы Ярково мәктәбенең бүлекчәсе итеп калдырганнар һәм шул ук елны татар телен укытуны туктатканнар иде.

Ә инде 2012-2013 уку елында бу саф татар авылында мәктәп бөтенләй эшләми. Илчебага мәктәбендә күп еллар эшләп ялга чыккан укытучы Галия Ниязова сүзләренчә, мәктәпне уку елы башланыр алдыннан гына, төзекләндерү мөмкин түгел, дип ябып куйганнар.

Хәзерге көндә Ярково мәктәбенә балаларны ике татар авылыннан - Илчебага һәм Эбаргүлдән бер генә автобус йөртә. Балаларга тукталышларда транспорт көтеп салкын тия, көтеп ала алмаган чаклары да була, дәресләрен дә калдыралар. Җитмәсә тимербетон блоклардан төзелгән Ярково мәктәбе салкын, ди Галия ханым.
Илчебага мәктәбе

Илчебага мәктәбе



Илчебага балалары өчен әлеге проблемның бернинди дә уңай чишелеше юк. Хәтта мәктәп сүтелергә тиеш дигән сүз дә йөри, балаларның язмышы – билгесезлектә, ә мәктәпкәчә яшьтәге 10 бала бөтенләй онытылды, алар беренче сыйныфка әзерлексез барырга тиеш булалар, ди Галия Ниязова.

Омскиның шәһәр татар милли–мәдәни мохтарияте рәисе Тамир Әлимбаев, бу проблеманы хәл итүне сорап, өлкә губернаторы Виктор Назаровка һәм мәгариф министры Сергей Алексеевка хатлар юллаган иде.

Тамир Әлимбаевка һәм мәктәпкә юлланган җавап хатында мәктәп нык таушалган, төзекләндерү мөмкин түгел дип язылган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG