Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:45

Раштуа гыйбәдәте Казанда 36 чиркәүдә үтәчәк


Керәшеннәр бәйрәм гыйбәдәтенә Казанның Тихвин чиркәвенә җыела

Керәшеннәр бәйрәм гыйбәдәтенә Казанның Тихвин чиркәвенә җыела

Казанның 36 чиркәвендә бүген төннә Раштуа бәйрәме уңаеннан гыйбәдәтләр укылачак, бу чиркәүләрне 300ләп полиция хезмәткәре саклый.

Руханиләр һәм гыйбәдәт йортларында эшләүчеләр белән булган килешү нигезендә килүчеләрне этләр һәм махсус җайланмалар ярдәмендә тикшереп кертәчәкләр. Гыйбәдәтләр Казан вакыты белән кичке 10да башлана.

Узган ел төнге гыйбәдәткә чиркәүләргә 15 меңләп кеше килгән, дип хәбәр итә башкаланың эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.

XS
SM
MD
LG