Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдән Тывага җылылык җиһазлары тулы очкыч китте


Тыва республикасының Хову-Аксы район үзәгендә Яңа ел алдыннан булган каза нәтиҗәләрен бетереп халыкны җылылык белән тәэмин итү тырышлыклары дәвам итә. Якшәмбе көнне бу төбәккә Мәскәүдән гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җылылык җиһазлары тулы очкычы китте. Бу якларда салкыннар 40 дәрәҗәдән арта.

Район башлыгы һәм аның урынбасары үз вазифаларын тиешенчә үтәмәү аркасында кешеләрнең мәнфәгатьләренә каршы килгән һәм хокук бозган гамәлләр кылуда гаепләнә. Җинаять эше ачылды.

Җирле җылылык һәм энергия үзәгендә бойлер шартлавы нәтиҗәсендә 3200 кеше үз өйләреннән башка җиргә күчерелде. Район үзәгендәге торакның 80% җылылык системын яңадан көйләргә кирәк булачак.

Җылылык һәм энергия үзәге 1956 елда төзелгән булган.
XS
SM
MD
LG