Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзай АКШка килә


Әфганстан президенты Хәмит Карзай өч көнлек рәсми сәфәр белән Вашингтонда булачак. АКШ президенты һәм американ җитәкчелеге вәкилләре белән очрашу барышында Әфганстанда күчеш чорда әфган иминлек көчләрен ныгыту, икътисади һәм сәяси проблемнар һәм илдә солых урнаштыру мәсьәләсе тикшереләчәк.

Ике ил җитәкчесе әфган иминлек көчләре хезмәткәрләрен әзерләү өчен Әфганстанда ничә американ хәрбие калачагын хәл итәчәк.

Килешүләр нигезендә, 2014 елның азагына АКШ һәм НАТО хәрбиләренең күпчелеге Әфганстаннан китәчәк.
XS
SM
MD
LG