Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкләр Сох вилаятендәге низагта кыргызларны гаепли


Үзбәкстанның дәүләт иминлеге хезмәте кыргыз чик сакчыларын Кыргызстандагы үзбәкләр яшәгән Сох районында низаг чыгаруда гаепләде. Оешма хәбәр итүенчә, кыргыз ягы чик буе ныгытмасын яктырту өчен үзбәкләр районында электр утлары сузу эшләрен башлаган һәм бу җирле үзбәк халкы белән кыргыз үәрбиләре арасында низаг китереп чыгарган. Үзбәк хакимиятләре хәбәр итүенчә, нәтиҗәдә кыргыз чик сакчылары Үзбәкстанның биш ватандашын яралаган.

Кыргызстан хакимиятләре элегрәк Сох вилаяте халкы кыргыз чик ныгытмасына һөҗүм ясады һәм аннан узып баручы машина, автобусларда булган берничә кыргыз кешесен тотык итеп алды дип белдерде. Дүшәмбегә каршы төндә 14 кыргыз ватандашы азат ителде. Тагын 20гә якын кеше әле дә җирле халык кулында кала.
XS
SM
MD
LG