Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья илләре Әсад чыгышына тәнкыйть белдерде


Сүриянең “Сана” дәүләт агентлыгы хәбәр итүенчә, Хәлеб (Алеппо) шәһәрендә хөкүмәт хәрбиләре гысьянчыларның полиция мәктәбенә һөҗүмен туктатып калган. Гысьянчылар арасында үлгәннәр бар, әмма аларның саны китерелми.

Дөнья илләренең күпчелеге Сүрия президенты Бәшәр Әсадның кичәге чыгышына тәнкыйть белдерде. Әсад аны низагны бетерүнең яңа планын тәкъдим итте.

АКШ дәүләт департаменты вәкиле Виктория Нуланд бу тәкъдимнәрне президентның хакимиятне кулында калдырырга тырышуның чираттагы тырышлыгы һәм бу Сүрия халкы теләкләрен истә тотмый дип белдерде. Европа Берлеге вәкиле Сүриядә хакимиятне алмаштыру максатыннан киләчәктә дә Әсадның вазифасыннан китүен таләп итәчәген әйтте.

Дәмәшктә чыгыш ясап, Әсад солых урнаштыру конференциясен уздырырга һәм яңа конституция өлгесен булдырырга чакырды. Шулай ук ул гысьянчыларны “Әл-Каидә” сугышчылары дип атады.
XS
SM
MD
LG