Accessibility links

Төркиянең генерал штабның элекке җитәкчесе кулга алынган


Төркиянең хәрби көчләр генерал штабының элекке җитәкчесе генерал Исмәгыйл Хакки Карадайы 1997 елгы хәрби түнтәрелеш эше нигезендә кулга алынган. Бу хакта Би-би-си хәбәр итә.

Карадайы Истанбулда үз өендә тоткарланган һәм мәхкәмә каршында аңлатмалар бирү өчен башкала Әнкарага озатылган. Элекке җитәкче 1997 елгы хәрби түнтәрелешкә теләктәшлек белдерүдә шикләнелә.

Ул чакта дәүләтнең дөньяви үсешен яклаган Төркиянең хәрби идарәсе Нәҗметдин Эрбакан җитәкчелегендәге ислам тарафлы хөкүмәтне эшеннән китүгә мәҗбүр итте. Эрбаканны сәясәттә исламның тәэсирен арттыруда гаепләделәр.

2012 елның язында Эрбаканның эшеннән китүенә сәбәпче булган элекке алты генерал җаваплылыкка тартылды.
XS
SM
MD
LG