Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:03

Чехиядә президент сайлавын татулы намзәт төрлеләндерә


Композитор, музыка профессоры Владимир Франц Чехия президентлыгына тугыз намзәтнең берсе. Францны 11-12 гыйнварда беренче мәртәбә халык тарафыннан сайланачак президент сайлавында катнашырга күпсанлы студентлары һәм дуслары үгетләгән. Социаль челтәрләр аша таралган сүзләр аңа намзәт булып теркәлү өчен зарур булган 50 мең имзаны тиз арада җыярга ярдәм итте. Кайберәүләр аны сәяси тәҗрибәсе булмау өчен тәнкыйтьли. Әмма күп кенә сайлаучыларны һәм журналистларны аның тәҗрибәсеннән бигрәк, тәненең 90 процентын каплаучы тату кызыксындыра кебек.

XS
SM
MD
LG