Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргыз-үзбәк чигендә хәл әлегә тотрыклы булып кала


Кыргыз-үзбәк чигендәге низаг нәтиҗәсендә, Үзбәкстан ватандашының өч кешесе ут ачу нәтиҗәсендә яраланган. Бу хакта кичә кич ике ил чик сакчылары оешмасы башлыклары очрашуында Үзбәкстан тарафы вәкилләре белдерде.

Очрашуда катнашучылар ике яклы низагны хәл итүгә килеште.

Хәзерге вакытта төбәктә хәл тотрыклы дип хәбәр ителә.

Узган шимбәдә Кыргызстанның үзбәкләр яшәгән Сох вилаятендә җирле халык кыргыз чик саклау бүлегенә һөҗүм итте һәм аннан машина һәм автобусларда узып баручы 30дан артык кыргызны тотык итеп алды. Кичә аларның барысы да җибәрелде.
Бу хәл Кыргызстан хакимиятенең кыргыз чик сагы ныгытмасын яктырту өчен электр үткәргече суза башлагач килеп туды.
XS
SM
MD
LG