Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайның Токиодагы илчесенә шелтә белдерелде


Кытайның Токиодагы илчесе Чэн Юнхуа бүген Япония тышкы эшләр министрлыгына чакырылды. Анда аңа бәхәсле Көньяк-Кытай диңгезе утрауларында Кытай кораблары барлыкка килүгә кискен протест белдерелде. Япония тышкы эшләр министры урынбасары Акитакой Саики мондый хәлләр башка кабатланмавын таләп итте.

Соңгы айларда Япония контролендә булган Сенкаку утравы өчен көрәш аркасында ике ил арасында киеренкелек артты. Кытай әлеге утрауны Дяоюйтай дип атый. Сентябрьдә Япония хөкүмәте утрауларны шәхси кешеләрдән сатып алгач бәхәс тагын да куерып китте.
XS
SM
MD
LG