Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда асрамага алынган егетнең асылынып үлү сәбәпләре тикшерелә


Татарстанның Алексеевски районы Левашово авылында асрамага алынган гаиләдә тәрбияләнүче 15 яшьлек Рүзәл Хәйбуллин сарайда асылынып үлгән. 9 сыйныфта белем алучы Хәйбуллиннан башка гаиләдә тагын алты бала бар, аларның икесе шулай ук асрамага алынган.

Хәйбуллин мәктәптә яхшы билгеләргә укыган, спорт белән шөгыльләнгән һәм соңгы вакытта сәламәтлеге сәбәпле Суворов училищесына укырга керә алмавы өчен бик борчылган.

“Комсомольская правда” язуынча, егетнең авылдашлары һәм дуслары Рүзәлне гаиләдә гел рәнҗетүләрен, чоланга ябып куеп ач тотуларын әйткән.
Хәзер бу үлем нигезендә тикшерү эше бара.
XS
SM
MD
LG