Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә диплом эшләре дә, докторлык дәрәҗәсе дә сатыла


Русиядәге игъланнарга, интернеттагы тәкъдимнәргә күз салсаң, укымыйча да югары уку йорты дипломы алып чыгарга, хәтта диссертация язмыйча да докторлык дәрәҗәсенә күтәрелергә, академик булырга мөмкин. Моның өчен акчаң булу җитә. Югары уку йортында курс эшләре 1,5 мең сумнан башланса, докторлык дәрәҗәсе кимендә 40 мең доллар тора. Белгечләр, Русиядә белем бирү сыйфаты төшкәннән-төшә генә бара, дип белдерә.

Интернетта эзләү сәхифәсенә кереп "диплом һәм курс эшләре" дип язуга ук әллә никадәр тәкъдим килеп чыга. Араларыннан берсе "Татар теленнән, әдәбиятыннан, тарих фәненнән реферат, курс, диплом эшләре язам. Текст җыям", дип үзен тәкъдим итә. Үзе турында интернетта бөтенесен дә ачык итеп күрсәтә. Әлеге ханым исем-фамилиясен дә, Казан шәһәренең Совет районында яшәвен дә, 1996-2001 елда Казан педагогия институтында укуын да, Казан шәһәренең 20-нче гимназиясендә эшләгәнлеген дә яшермәгән. Элемтәгә керү өчен телефонын да күрсәткән. Азатлык радиосы (диплом эше яздырырга теләүче буларак) әлеге ханым белән сөйләште.

– Сезнең диплом эшләре кыйммәт торамы?

– Темасына һәм фәненә карап инде ул.

– Татар филологиясеннән, бүгенге татар поэзиясенә кагылышлы диплом эше күпмегә чыгачак?

– 10 мең сум.

– Күпме вакытта әзер була?

– Якынча бер айда. Әле менә күптән түгел генә психологиядән булган диплом эшен өч атнада яздым. Ике атнада өлгермәм кебек.

Әгәр без бик ашыгыч, ике атна эчендә кирәк дисәк?

– Ул вакытта ике атнада эшлибез инде. Бәясе 12 мең сум булачак. Минем ирем дә филфак бетергән, ул татар теле укыта. Ул вакытта без аның белән бергә тиз-тиз эшләячәкбез. Ике атнада эшләп бетерәбез.

– Сезгә теманы гына бирәсеме?

– Әйе, безгә тема гына кирәк. Кайбер укытучылар нәрсә турында язылырга тиешлеген дә, нинди бүлекләр булуын да әйтә. Читтән торып укучыларга гадәттә тема гына бирәләр. Менә мин яңа гына психологларга яздым, әмма аларга таләпләр бирелмәгән иде. Мин язган кисәкне интернет аша җибәрә тордым һәм укытучылары тикшерә барды. Кайберәүләр ярты бәясен түләп миннән диплом эшенең каралмасын алып китә һәм калган яртысын дипломын яклагач түли. Андый вариант та мөмкин.

– Сез язган эшләр кире кагылмый инде име?

– Начар якланганы юк. Күп әйбер сезнең яклавыгыздан тора. Бирелгән өч минут эчендә ышандырырлык итеп яклап чыксагыз, була. Менә әйтәм бит, әле генә психологиядән яздык. "5"ле булды. Дүртлегә биргәннәрен хәтерләмим.

– Сезнең татар филологиясеннән язу тәҗрибәсе зур димәк?

– Бар, бар. Без күп яздык инде. Без филология, татар теле, психология һәм тарих фәннәреннән язабыз.

Әлеге ханымның тел төбеннән аңлашылганча, диплом, курс эше яздыручыларга кытлык юк. Моны Казан федераль университетында татар теле, әдәбияты һәм тарихы белгечлеге алучы, дүртенче курста укучы Ания Гыймадетдинова дәлилли.

Ания Гыймадетдинова
Ания Гыймадетдинова
"Бүген студентларның яртысы үзе яза, ә калган яртысы кемгәдер яздыра. Мин күп студентларның курс, диплом эшләрен сатып алганнарын беләм. Аларның китапханәдә утырырга да, диплом эшләрен үзләре язарга да мөмкинлекләре бар, әмма вакытларын башка әйбергә исраф итәләр. Йә Вконтакте сайтында утыралар, йә эшлиләр", ди Гыймадетдинова.

Аның сүзләренчә, студентлар курс, диплом эшләре кыйбат дип зарлана. Курс эшләре хәзер мең биш йөз сумнан башлана. “Укытучылар курс эшләренең сатып алынганлыгын белә. Кайберләре аларның бу хәлгә битараф, ә кайберәүләр кабат яздыра", ди Гыймадетдинова.

Казан федераль университеты галиме, филология фәннәре докторы Тәлгать Галиуллин диплом һәм курс эшләрен сирәк кенә булса да сатып алу очраклары булганын кире какмый. Әмма бу бизнес турында ул “нык күпертелгән” дип бәяли.

Тәлгать Галиуллин
Тәлгать Галиуллин
"Берничә кешенең диплом эшләре, курс эшләре язып бирәм диюе – бер тычкак сыерның бөтен көтүне буклап йөрүе кебек. Мин үзем, мәсәлән, татар факультетларында андый хәлнең булуын белмим. Бу әйбер безнең фәнгә карата беркадәр арттырылган. Чөнки безнең фән локаль ул, үзебезнең телебезгә һәм әдәбиятыбызга карый. Миңа калса, бу тәкъдимнәр интернетта да һәм башка җирдә дә арттырылган", диде Галиуллин.

Диплом һәм курс эшләрен язып бирүчеләр исә киресен сөйли. Хәзер шәһәр җирендә генә түгел, хәтта авылларда да гыйлем сатучылар бар. Аларның берсе Лилия Гәрәфиева (аның үтенече белән исеме үзгәртелде). Ул Азнакай районындагы бер авылда яши. Вконтакте сәхифәсендә үз битенә "Татар һәм рус телләрендә рефератлар, дипломнар, курс эшләре" дип белдерү куйган. Телефонын да күрсәткән.

Азатлык радиосына ул авыл җирендә эш юклыктан әлеге кәсепне ачып җибәрергә мәҗбүр булганлыгын әйтте. Үзе ул техникумда бухгалтер һөнәре алган. Курс, диплом эшләрен татарча язарга ярата. "Үз телеңдә фикерләү җиңелрәк", ди ул. Төрле фәннәрдән язса да, татар теленә кагылган темаларга теләбрәк алына. "Татар телендә эзләнәсең, анда теоретик фикерләр дә күбрәк кирәк була. Безнең татар теле һәм татар әдәбиятыннан материаллар әз. Шуңа күрә күбрәк үз өстеңдә дә эшләгән кебек булып чыга. Башка фәннәрдән булган эшне китаптан укып та язарга була. Анда ачыш юк. Минем үземнең югары белем түгел. Хәзер эшкә урнашу өчен бөтен җиргә дә югары белем кирәк. Институтларда, университетларда укыган күпләргә дипломнар яздым. Менә без язган дипломнарны яклап чыгалар да эшкә урнашалар. Без талантлы булсак та эшсез", ди Гәрәфиева.

Ул диплом, курс эше бәяләрен кыйбат куймавын белдерде. Диплом эшләрен биш мең сумга да эшләп бирә. "Кешенең хәленә, мөмкинлекләренә карыйм", ди ул. Аның үзенең даими эш кушып торучы студентлары бар. "Аларны укырга керткәннәр, әмма белем алам, яхшы белгеч булам дигән әйбер турында уйлап та карамыйлар", диде Гәрәфиева.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев
Югары уку йортларында эшләүче әлегә фәнни дәрәҗә казанырга өлгермәгән укытучылар да диплом, курс эше сату бизнесында. Казан федераль университетының социология кафедрасы галиме Искәндәр Ясәвиев фикеренчә, яшь укытучыларның хезмәт хаклары бик аз булу аларны бу юлга этәрә. Октябрь аенда Ясәвиев университеттагы хезмәттәшләренең уртача хезмәт хаклары белән кызыксынган булган. "Югары уку йортларында эшләүче ассистентларның алган хезмәт хакына ничек яшәргә мөмкин икәнен күз алдына да китереп булмый. Доцентлар хәзер 15-16 мең сум акча ала, ә өлкән укытучыларның һәм ассистентларның моннан бик күпкә ким", ди Ясәвиев.

Диплом бизнесының нигезендә бик күп сәбәпләр ятуын әйтә ул. "Бу хәл бик таралган һәм ул тулысынча укытуның күз буяуга гына корылганлыгын күрсәтә. Бу хәлне тиз генә бетереп булмаячак. Кайбер югары уку йортлары моның белән көрәшә-көрәшүен. Мисал өчен, Мәскәүдәге югары икътисад мәктәбендә студентның эшләткәне ачыкланса, аны уку йортыннан куалар. Әмма ни кызганыч, Казан федераль университеты әлегә бу юлга бармый. Университет низамнамәсендә андый юллар юк. Бу хәлне бетерү өчен, минемчә, җәзаны кырыслату гына җитми. Бөтен системаны үзгәртү кирәк. Хәзер укытучылар кирәгеннән артык күп эшләргә мәҗбүр, аларның фәнни эшләргә кирәк кадәр җитәкчелек итәргә вакытлары калмый. Шуңа күрә студентларның күпчелеге читкә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Монда студентларны гына гаепләп бетереп булмый, ә бу хәлләр Русия мәгарифенең хәлен күрсәтеп тора", ди Ясәвиев.

Лилия Низамова
Лилия Низамова
Русия мәгариф министрлыгы илдә белем бирүнең базардагы кебек сатып алуга корылганлыгын белә, әмма моңа исе дә китми. Бу хакта Азатлык радиосына Казан федераль университетының социология кафедрасы доценты Лилия Низамова сөйләде. Ике ел чамасы элек Низамова студентлары белән "диплом базарында" тикшерү үткәргән. Казан шәһәрендә генә алар бу эш белән шөгыльләнүче 40лап ширкәт, оешма, теркәлгән һәм теркәлмәгән шәхси эшмәкәр барлыгын ачыклаган.

Низамова белем бирүнең акчага корылганлыгы, курс, диплом эшләренең сатылганлыгы турында Русиянең һәм Татарстанның мәгариф министрлыкларына хат юллаган булган.

"Без беренче эшебез итеп Русиянең элекке мәгариф министры Андрей Фурсенкога яздык. Министрлыктан эре шәһәрләрдә бу бизнесның чәчәк атуына ничек каравын сорадык. Алар бик озак кына безнең мөрәҗәгатькә җавап бирмәде. Аннан соң бу мәсьәләнең үзләре эшчәнлегенә карамаганын белдерделәр. Шундый ук сорауны без Татарстан министрлыгына да җибәрдек. Алар күләмлерәк итеп җавап җибәрде, асылы – бу – эшмәкәрлек, коммерция һәм шуңа күрә аны тыю мөмкин түгел, хезмәтләр коммерция тауары булып тора һәм алар ирекле әйләнештә йөри ала, дип белдерде", ди Низамова.

Бу тикшерүдән соң алар мәгълүмат чаралары вәкилләрен җыеп түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәргән. Матбугат бер шау бетеп алган да шуның белән тынган. "Баганалардагы, диварлардагы бу бизнеска кагылышлы игъланнар кимесә дә, бизнес ничек бар шулай калган дип уйлыйм. Шәһәр хакимиятенең рөхсәтсез эленгән белдерүләргә каршы көрәше нәтиҗәсе генә бу", ди Низамова.

Аның сүзләренчә, хәзер Казан федераль университеты җитәкчелеге сатып алынган эшләргә карата түгел, ә плагиатка каршы көрәшү өчен нинди чара кулланырга дип уйлана башлаган. Белгечләр исә плагиат, ягъни моңа кадәр язылганны үзеңнеке итеп күрсәтүгә каршы чаралар күрелсә дә, реферат, диплом, курс эшләре базарын киметмәячәк, дип белдерә. Эшләр язылганда моңа кадәр булган хезмәтләр күчереп, ягъни копировать итеп куелмаячак, ә үзгәртеләчәк. Бу хәл исә бәяләр үсүгә генә китерәчәк.

"Бу хәлнең җәмгыятькә таралуы мәгарифнең, белем бирүнең бик түбән дәрәҗәгә төшүенә китерде", ди Низамова. Аның сүзләренчә, бу бизнес илкүләм бәла булып тора. Әгәр Русия министрлыгы, төбәкләрдәге министрлыклар, югары уку йортлары кискен чара күрмәсә, Русиядә белем бирү сыйфаты төшкәннән-төшә генә барачак.

Diplomant.su сәхифәсе
Diplomant.su сәхифәсе
Русиянең бөтен мәгариф тармагында, хәтта академиклары, докторлары арасында да ялган документ, ягъни сатып алынган дәрәҗә белән йөрүчеләр булуына интернетта дәлилләр бар. Мисал өчен, diplomant.su сәхифәсе – фәнни инвестицияләр үзәге үзләренең икътисад, финанслар, турбизнес тармагында “фәннәр кандидаты һәм доктор дәрәҗәсен “башыннан ахырына кадәр” (под ключ) эшләп биргәнлекләрен белдерә.

Доктор дәрәҗәсе алу өчен кимендә бер ел вакыт кирәк булганлыгы күрсәтелә. Әлеге ширкәт шул вакыт эчендә кулъязма, автореферат, монографияне, төрле мәкаләләрне яза. Аларны бастыра. Шулай ук яклауның үтүен дә оештыра. Бәясе – 40 мең у.е дип күрсәтелгән. У.е нәрсәдә доллардамы, әллә евродамы, дип сорагач, Азатлык радиосына әлеге ширкәт хезмәткәре: “Эшенә карап инде, күпчелек очракта долларда. Безгә эш кушучылар канәгать кала”, дип белдерде. Димәк, әгәр син фәннәр кандидаты һәм иң кимендә 1 миллион 200 мең сум акчаң бар икән, доктор да була аласың. Diplomant.su синнән фәннәр кандидаты да, академик та, хәтта берәр халыкара академиянең мөхбир-әгъзасы да ясый. Акчаң гына булсын.
XS
SM
MD
LG