Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чавесның президент антын бирү көне кичектерелде


Венесуэла президенты Уго Чавесның 10 гыйнварга билгеләнгәнпрезидент антын бирүе, сәламәтлеге сәбәпле кичектерелгән.

Бу хакта ил парламенты рәисе Диосдадо Кабелло белдерде. Ул вице-президент Николас Мадуроның дәүләт җыенына йөкләмәсен укыды. Әлеге хатта табибларның Чавеска операциядән соң тернәкләнү өчен вакыт кирәк булуы әйтелгәне белдерелә.
Конституция нигезендә, аның хәзерге президент вәкаләте 10 гыйнварда тәмамлана.

Венесуэла президенты Кубада яман шештән дәвалана. Аңа инде дүртенче операция ясалды.

Чавес октябрь аенда яңа алты еллык мөддәткә президент итеп сайланды.
XS
SM
MD
LG