Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия оппозициясе ятим балалар канунына бәйле йөреш урынын килештерде


Русия оппозициясе вәкилләре 13 гыйнварга ятим балаларга бәйле билгеләнгән протест чарасы узачак йөреш урынын Мәскәү мэриясе белән килештерде. Чара Пушкин мәйданыннан Сахаров проспектына кадәр узачак. Бирелгән гаризада 20 мең кеше катнашачагы әйтелә.

Әлеге канунда канәгатьсезлек тудырган төп билгеләмә булып Америка ватандашларының Русия балаларын асрамага алуны тыю күздә тотыла.

«Сул фронт» хәрәкәте җитәкчесе Сергей Удальцов түрәләр йөреш өчен башка юл бирү мәсьәләсен тикшерүдән баш тарту сәбәпле, алар Мәскәү мэриясе тәкъдим иткән урынга ризалашырга мәҗбүр булган.

Иң башта активистлар мэрияне йөрешне Беларус вокзалыннан Русия Дәүләт Думасы бинасына кадәр уздырачагын кисәткән иде. Мәскәү мэриясе бу һәм башка тәкъдим ителгән урыннарны кире какты.
XS
SM
MD
LG