Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанлы рухи зыян өчен ЮХИДИ хезмәткәреннән ярты миллион сум таләп итә


Казанда әфган сугышында катнашучыга зыян салган өчен Казанның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәре шартлы рәвештә дүрт елга хөкем ителгән иде. Хәзер шикаять бирүче рухи зыян өчен ярты миллион сум акча таләп итә.

Казан хокук яклау үзәге белдерүенчә, 2011 елны ЮХИДИның Казан бүлеге хезмәткәре Альфред Сәләхетдинов әфган сугышында һәм Чернобыль һәлакәтен бетерүдә катнашкан Мөнир Хәйретдиновның машинасын туктатып көчләп аның кулын бора, йодрык белән суга һәм кул богаулары куллана.

Зыян күрүче ЮХИДИ хезмәткәрен мәхкәмәгә шикаять итә һәм җиңеп чыга, хәзер инде ул рухи зыян өчен ярты миллион сум һәм матди зыян өчен 4 мең 302 сум таләп итә.
XS
SM
MD
LG