Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда асылынып үлгән егет нигезендәге эшне Астахов контрольдә тотачак


Татарстанның Алексеевски районы Левашово авылында асрамага алынган гаиләдә тәрбияләнүче 15 яшьлек Рүзәл Хәйбуллинның үз-үзенә кул салу очрагын Русия президентының кеше хокуклары вәкиле Павел Астахов үзе контрольдә тотачак.

“Баланың үз-үзенә кул салуы инде гаилә тарафыннан аңа җитәрлек игътибар булмауны күрсәтә. Күрәсең мәктәптә дә тиешле игътибар булмагандыр. Мин инде бу эшне контрольгә алуны сорап төбәк прокуратурасына мөрәҗәгать иттем”, ди Астахов.

9 сыйныфта белем алучы Хәйбуллиннан башка гаиләдә тагын алты бала бар, аларның икесе шулай ук асрамага алынган.

Хәйбуллин мәктәптә яхшы билгеләргә укыган, спорт белән шөгыльләнгән һәм соңгы вакытта сәламәтлеге сәбәпле Суворов училищесына укырга керә алмавы өчен бик борчылган.

Егетнең авылдашлары һәм дуслары Рүзәлне гаиләдә гел рәнҗетүләрен, чоланга ябып куеп ач тотуларын әйткән.

Гаиләдәге ир белән хатын бер кайда да эшләмиләр, хуҗалыкта терлекләр тоталар.
XS
SM
MD
LG