Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:58

Башкортстан татар милли оешмалары гыйнвар азагында быелгы елга бурычлар билгеләү өчен уртак җыелыш үткәрергә әзерләнә. Анда Бөтендөнья Татар конгрессының V корылтаенда катнашкан вәкилләр дә чыгыш ясарга һәм үз тәкъдимнәрен яңгыратырга ниятли. Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты вәкиле Таһир Ахунов бүгенге татар милли хәрәкәте хакындагы фикерләре белән уртаклашты.

Таһир Ахунов – Уфада киң билгеле шәхес. Һөнәре буенча төзүче. Башкортстанның атказанган төзүчесе исеменә дә ия. Үз милләтенең киләчәк язмышы өчен җан атып йөрүче ир узаманы ул. Бөтендөнья татар конгрессының элекке корылтайларында да катнашкан милләттәшебез әлегесенә дә вәкил булып сайланды.

Таһир әфәнде татар милли оешмалары эшчәнлегендә даими катнаша алмый. Әмма шул ук вакытта татар халкы мәнфәгатьләре өчен тәгаен игелекле гамәлләр кылып яши замандашыбыз. Татар җәмәгатьчелек оешмалары җыелышларының файдасыз үтүенә, аларның буш сүзгә генә корылуына көрсенә ул. Ә татар конгрессының V корылтае нәтиҗәләре хакында уңай фикердә булуын әйтә Таһир Ахунов.

– Бөтендөнья Татар конгрессы корылтаеның әһәмияте зур. Анда бар дөньядан җыелган милләттәшләребез үзара фикерләшеп, проблемнарны уртага салып сөйләшә. Бу зур казаныш һәм зур бәхет. Хәзер инде корылтайда каралган мәсьәләләрне тормышка ашыру буенча эшләр башларга кирәк.

– Башкортстан татарлары проблемнарын хәл иткәндә нәрсәләргә өстенлек бирелергә тиеш?

– Иң беренче проблем безнең - лидерлар булмау. Һәр милләтне аның алдынгы сафы, “каймагы” җитәкли. Без шуларга иярергә, аларга охшарга тырышырга тиешбез. Ләкин мин бүгенге көндә Башкортстанда милләт каһарманнарын күрмим. Юк алар. Дөрес, милләтебездә төрле катламнар бар. Анда танылган шәхесләр дә бар. Әмма алар бүген шәхси мәнфәгатьләрен генә кайгырта, ә милләт турында, аның киләчәге турында, ни өчендер, уйламыйлар. Аннан икенче бер проблема – тел мәсьәләсе. Бу инде Башкортстанда барлык проблемнарның да проблемы. Бу безнең аянычлы язмышыбыз. Аны ничек җайга салырга икәнен беркем дә әйтә алмый. Әмма бер юл бар әлегә - ана телен гаиләдә өйрәтү. Гаиләдә кечкенәдән баланы өйрәтмәсәң, бернигә дә ирешә алмыйбыз. Тел дигәннән бер гыйбрәтле хәл. Казанга, корылтайга Кытайдан да милләттәшләребез килгән иде. Шунда 27 яшьлек татар егете иң әдәби һәм тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Менә ничек сакларга кирәк телне.

– Башкортстандагы кайбер зыялылар татар гимназияләре дә татар халкы нисбәтенә туры килгән кадәр булырга тиеш, ди.

– Бик дөрес әйтә алар. Башкортстанда татар халкы 1 миллион ярым икән, димәк, шул нисбәттә татар гимназияләре һәм мәктәпләре дә булырга тиеш. Без бит салымнарны тиешлесен түлибез. Аннан менә сәнгать белән тәрбияләү мәсьәләсе бар. Безне Уфада карап торган бердәнбер “Нур” татар театры бар. Әмма аның репертуарына карасаң, анда һич кенә дә мәгънәле, уйландырырлык, тәрбияви әсәрләр юк. Анда гел йә элекке тамашалар, йә бүгенге аңлаешсыз спектакльләр. Әгәр минем кулдан килсә, мин аның җитәкчесен бүгеннән алмаштырыр идем. Анда Шамил Закиров дәрәҗәсендәге, чын милләтпәрвәр кешене күрәсем килә минем.

Аннан икенче бер мәсьәлә. Элек Башкорт дәүләт филармониясендә совет заманында башкорт төркеме бар иде, шулай ук татар төркеме дә бар иде. Хәзер күптән инде татар төркеме юк. Бу да дөрес түгел. Элек анда заллар шыгрым тулы була иде. Хәзер анда урыслар, яһүдиләр килеп җырлый, ә безнең халык юк.

– Башкортстан шартларында татарларның проблемнарын хакимиятләргә җиткерүдә татар милли оешмалары зур роль уйный ала. Күп җыелышларда “бездә 20ләп татар оешмасы бар” дип әйтергә яраталар. Аларның нәтиҗәлелеге турында ни әйтеп була?

– Милләтне таркатырга теләсәң, әнә шулай бүлгәләп, әллә күпме оешма төзү кирәк. Ул оешмаларның кайберләрендә нибары икешәр-өчәр кеше йөри. Алар бит рәсми теркәлмәгән дә. Әмма һәрберсе нәрсә дә булса дәгъвалап йөргән була, ә тәгаен эшләре юк. Минемчә, республикада җигелеп эшләүче ике оешма булырга тиеш. Аның берсе – Татар конгрессы булса, икенчесе – татар милли-мәдәни мохтарияте.

Таһир Ахунов әйтүенчә, Башкортстанда бер файда китерә алмаган 20ләп татар оешмасы исәпкә бар, санга юк сыйфатында йөри. “Районнарда татар оешмалары бүлекләре эшчәнлеген дә җанландыру кирәк. Иң мөһиме – аларга дәрманлы яшь егетләрне һәм кызларны җәлеп итәргә кирәк, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG