Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:53

Узган гасырның 90нчы елларында калкып чыккан милли хисләр кешеләрне җәмгыятьләр оештыруга китерде. Самарда татарның беренче оешмасы тарихка “Туган тел” исеме белән керде.

Чирек гасыр буена эшчәнлеген туктатмаган җәмгыятьтә әле бүген дә беренче дулкын милләтпәрварлар хезмәт куя. Шуларның иң өлкәне булып Азат Надиров санала.

Ходай Тәгалә яраткан колына бирсә бирә икән сәләтне. Азат әфәнде Казанда югары белем алып Самарның авиация заводында гомеренә конструктор булып эшләгән инженер.

Борынгы татар көйләрен җиренә җиткезеп башкара белүче оста җырчы. Ул гомеренә озын көйләрне акапеллага башкарды. Сәхнәдән җырлаганда аның тавышыннан залдагы һава зыңгылдап тора иде. Әле 80 яшендә дә табында үзенең бәрхет тавышы белән якыннарын куандырды.

Аның фатирына килеп керсәң, үзеңне картиналар галереясендә итеп хис итәсең. Өч бүлмәдә дә картиналар, картиналар һәм картиналар. Сурәтләрдә урман – кырлар, елга – сулар, җир – күк. Туган авылы Камышлының уйсу җирләре. Урман – кырлары. Киң Идел ярларында урнашкан Самар да Азат абыйның икенче ватанына әйләнгән. Самар каеннары һәм наратлары үзләренең конкрет урында теркәлүләре белән кешене җәлеп итә. Җәйнең челлә эсселәре, язның котырып аккан ташкын сулары, кышның калын юргандай капланган ак карлары – барчасы да рам эченә сыйган.

Ләкин дә Надиров үз чорының баласы буларак олуг йөрәкле ватанпәрвар. Кайда гына ял итмәсен, аның маршруты киндердә теркәлгән. Мәгърүр Кавказ таулары! Татарстанның тыныч һәм чәчәкле табигате.

Яшьлек – ул көч вә дәрман шашкан чак. Студент елларында Казаннан туган авылы Камышлысына велосипедта кайткан егет! Ә ара 300 чакырымнан артык.

Ул гомеренә йөгереп йөри. Сүз йөгерү турында бармый,ә йөреше турында. Хәләл җефете Чәчәк ханым фикере: “Бер вакыт Самар тапшыруларын карап утырам. Урамнан репортаж бирәләр.Урам тулы халык. Шул тыныч халык арасында кемдер букчасын тотып йөгерә. Текәлеп карасам – минем Азатым”, дип көлә-көлә сөйли.

Милли хәрәкәттә гадәттә кайнар хисле ирләр. Кызып китәләр. Кычкырышып та алалар. Азат әфәнде гомеренә тыныч булды. Ул беркайчан да хисләр ташкынына бирелеп карар кабул итмәде. Менә шул сыйфатка ия булганга сәяси документларны күбрәк Азат әфәнде язды. Сәяси сизгерлек, интеллектуал биеклек, үз татарының фаҗигасен йөрәге аша уздырып көндәлек “изм”нарның изүенә каршы дәлилле документларны мэр, Дума депутатларына, Мәскәү кремленә бер-бер артлы төпле тәкъдимнәр озатып торучы бабабыз ул.

Азат Надиров нәрсә генә эшләсә дә, намус белән башкарды. Төгәллек. Гаделлек. Уңганлык. Китап яратуы. Сәнгать сөюе. Зиһен сафлыгы – болар барчасы да Азат ага Надировны чын милләтпәрвәр биеклегенә күтәргән сыйфатлар. Ул Самар татар милли хәрәкәтенең бизмәне булып яшәде һәм бүген дә шул юлыннан тайпылмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG