Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралия Иранга каршы яңа чикләүләр кертте


Австралия Иранның атом программасы сәбәпле Тәһранга каршы чикләүләрне арттыра. Австралия тышкы эшләр министры Боб Кар яңа чикләүләр финанс, сәүдә, энергетика һәм транспорт өлкәсенә кагылуын әйтте.

Моңа кадәр чикләүләрне Европа берлеге, Кушма Штатлар һәм тагын берничә ил керткән иде.

АКШ һәм көнбатыш илләре Иранны атом коралы ясауда гаепли, Тәһран моны кире кага.
XS
SM
MD
LG