Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәләт" яшьләре Австралиягә килде. Австралия яшьләре Казанга җыена


"Сәләт" активистлары һәм Австралия татар яшьләре бергә
"Сәләт" активистлары һәм Австралия татар яшьләре бергә

Татарстанның "Сәләт" хәрәкәте активистлары ике атнага Австралиягә килде. Алар 15 гыйнварга кадәр Австралиянең татар яшьләре белән төрле чаралар, кичәләр, укулар үткәрә. Җәен Австралия яшьләре Казанга юл тотарга җыена.

Татарстаннан бу кадәр зур төркемнең – 25 кеше, әле беркайчан да Австралиядә булганы юк иде. "Сәләт" активистларының ике атнага яшел кыйтгага килүен Көньяк Австралия татар җәмгыяте җитәкчеләреннән берсе Шөһрәт Вәли: "Безнең яшьләр өчен бу сәфәр бигрәк тә файдага булды, чөнки татарстаннар рухи байлыклар алып килде", дип белдерде.

"Сәләт" хәрәкәтенең бу чит илдәге беренче генә проекты түгел. "Ефәк канат" дип исемләнгән проект кысаларында сәлкешләр (алар үзләрен шулай атый, "сәләтле кешеләр" дигәнне аңлата – Н.А.) төрле илләргә барып анда җәйге мәктәпләр үткәрә. Шундый мәктәпләр Болгарстанның Несебр (2004), Чехиянең Прага (2007, 2008, 2010), Италиянең Римини (2011) шәһәрләрендә үтте. Менә, ниһаять, чират Австралиягә җитте.

2012 елның җәендә Шөһрәт Вәли Татарстанда булганда Казан федераль университеты галиме, "Сәләт" проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов белән очраша. Алар "Сәләт" яшьләренең Австралиягә сәфәре турында фикерләшәләр һәм менә алты ай эчендә әлеге проект тормышка да аша. "Бу ике якның да теләге белән тормышка ашкан зур проект. Безнекеләр яшьтәшләрен дүрт күз белән көтте. Башта бер-ике көн бераз оялып сөйләшергә тартынып йөргән иделәр, хәзер аерып алмас дуска әйләнделәр", ди Шөһрәт Вәли.

Уен-кичә бара
Уен-кичә бара
Төрле чарлар, уртак сәфәрләр, Австралиянең истәлекле урыннары, тарих белән танышу яшьләрне тагын да якынайткан. Татарстан ягыннан 25 егет һәм кыз килгән булса, Австралия ягыннан 50ләп җыелган. Шулай ук урта буын һәм өлкәннәр дә бу очрашуга чиксез сөенгән. Кунакка чакыру, чараларга тәмле татар ризыклары пешереп җибәрү, яшьләрнең төрле уеннарын килеп тамаша кылу дисеңме – барысы да чын күңелдән һәм ихлас булуы, яшьләрнең уртак тел таба алуы куандырган аларны.

Азатлык радиосы телефон аша Австралия белән элемтәгә кергән көнне, 10 гыйнварда, Аделаида шәһәрендә яшьләр шау-гөр килеп "Аулак өй" үткәреп ята иделәр.

Алинә – Казан федераль университетының филология факультетында испан һәм инглиз телләрен өйрәнә. Венера – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында мәдәният белгечлеген үзләштерә. Азатлык белән алар элемтәдә булды.

– Австралиядәге егетләр һәм кызлар сезне ни белән гаҗәпләндерде?

Венера: Алар безне татар телен белүләре һәм бик тәрбияле булулары белән шаккатырды. Казанда шундый тәрбияле һәм саф холыклы кешеләрне очрату бик кыен. Монда гаиләләрдә генә булса да телебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәтү ул - искиткеч әйбер. Без моңа бик гаҗәпләндек. Алар бик ачыклар һәм кунакчыллар.

Алинә: Безнең "Аулак өй" уены бара. Шаулыйлар, шуңа күрә хәзер без читкәрәк китәбез дә, сөйләшүне дәвам итәбез. Мин Венераның фикерләре белән тулысынча килешәм. Алар шулкадәр татар телендә генә аралашырга тырыша, әгәр без инглиз телендә сөйләшә башласак, алар шунда ук татар теленә күчә. Минем Австралиядәге бу очрашудан соң, Татарстанга кайткач, яшьләр белән эшлисем килә. Венера белән бу уртак фикеребез. Бездә яшьләр татар телен белергә омтылмый.

Венера: Без Австралиягә килгәнче мондагы татар яшьләре көнбатыш, инглиз мәдәниятенә тартыла дип уйлаган идек. Баксаң, алар безнең шикелле үк татар гореф-гадәтләрен саклап калуда зур эш эшли.

– Менә сезнең монда "Аулак өй" бара. Тагын нинди уеннар алып килдегез? Програмыгыз нинди?

Алинә: Безнең програм ике атналык һәм һәр кич аерым бер темага багышлана. Төрле уеннар уйныйбыз, татар кинолары карыйбыз. Татар мәдәниятенә, тарихына, әкиятләренә, легендаларга, татарларның географик яшәү урыннарына багышланган кичәләр үткәрәбез. Бу уен-кичәләр үзебезгә дә һәм Австралия татарларына да бик ошый. Вакытыбыз бик күңелле үтә. Австралия яшьләре үзләре дә безгә белгәннәрен күрсәтә. 11 гыйнвар көнне татар фильмнарына багышланган кичә була. Кино индустриясенең бездәге һәм алардагы хәле турында да сөйләшәчәкбез.

– Яшьләр белән ризыклар да әзерләгәнсез икән.

Гөбәдиянең кырыен бөгә белү осталык сорый
Гөбәдиянең кырыен бөгә белү осталык сорый
Венера: Кызлар белән генә безнең аерым бер кичә булды. Без гөбәдияләр пешердек. Берничә такымга бүлендек һәм кем тизрәк, матуррак итеп пешерә дип ярыштык. Ә малайлар ул көнне футбол уйнады. Алар кайткач, барыбыз бергә утырып чәй эчтек. Пылаулар һәм гөбәдияләр ашап кич уздырдык.

Алинә: Егетләр: "Гөбәдия бик тәмле булган", дип әйтте. Австралиядә татарлар гөбәдия пешерә. Мондагы егет-кызларның әти-әниләре Татарстаннан килгәннәр аш-су пешерү серләрен беренче кулдан өйрәтсен дип әйткән. Без дә алардан өйрәндек. Сөйләшеп, аралашып бер матур кичәгә әйләнде ул. Без менә берничә көн инде аларның әниләре белән аралашабыз, алар татар ашларын бик тәмле пешерә. Чәк-чәк, пылау, гөбәдия, мантый дисеңме... Бу аш кичәсе кызлар арасында дуслыкны ныгыту өчен дә эшләнде дип әйтергә була.

– Австралия татарларыннан кала башкалар Татарстаннан шундый зур десантның килеп төшүен ишетмәгәнме?

Венера: Без бер кунакханәдә яшибез. Анда яшәүчеләр: "Сез кайдан килдегез?" дип сорагач, без: "Русиядәге Татарстаннан", дигәч шаккатып торалар. Күпләр аның кайда икәнен дә белми. Мәскәү дип әйткәч кенә әзрәк чамалыйлар. Татарлар дип аңлата башлагач аларда кызыксыну хисе уяна башлый.

Кичәләрнең берсендә. "Без - аерылмас дуслар!"
Кичәләрнең берсендә. "Без - аерылмас дуслар!"
Алинә: Австралиянең үзендә татарларга, аларның мәдәниятенә зур хөрмәт. Без төрле музейларны карадык. Аларның берсе имиграциягә – Австралиягә күчеп килгән халыкларга багышланган. Анда бу илгә күчеп килгән татарларның һәм башка халыкларның, мисал өчен, татар сөлгеләре, киемнәр һәм башка әйберләр куелган. Алар турында тулы мәгълүмат бирелгән.

Монда җиде мәчет булу да безне бик гаҗәпләндерде. Австралиядә башка халыкларга хөрмәт. Төрле халыклар арасында монда киртә юк. Алар үзара инглизчә аралаша, ә татарлар үзара бары тик татар телендә генә сөйләшә. Яшьләр өйләрендә инглизчә эндәшчә, әти-әниләре алар белән сөйләшми икән. Бу да безне бик шаккатырды. Татарстанда бары тик русча гына сөйләшә торган татар гаиләләре бар.

Венера: Без моннан илһамланып кайтабыз. Башка илләрдә һәм башка төбәкләрдә яшәгән татар яшьләре белән аралашуны ныгытырга кирәк. Моны тормышка ашыру өчен бик нык итеп эшләячәкбез.

Алинә: Тагын шунсын да әйтәм, монда килгәч "Сәләт"нең бу проектында катнашучы кайбер яшьләрнең уйлары яхшы якка үзгәрде, аларның уйлары чистарды.

– Австралия яшьләрен Казанга чакыру турында сүзләр булмадымы?

Венера: Австралия яшьләрен дә чакыру бер үк проект итеп әзерләнде. Австралия яшьләре дә безгә киләчәк. Безнең яшьләрнең дусларын каршы алу теләге зур. Хәзер монда килгәннәр австралияләрне каршы алу турында төрледән-төрле идеяләр әйдә. Тагын ярты елдан соң без аларны Универсиадага каршы алырга әзер. Кайткач програмны әзерли башларбыз дип торабыз. Аларга үзебезнең тормышыбызны, Казанның, Кырлай, Болгар, Биләр һәм авыл җирләрендәге матурлыкларны да күрсәтәсебез килә.
XS
SM
MD
LG