Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:58

Танылган татар шагыйре, күп җырлар сүзләре авторы Әхмәт Ерикәйнең тууына 110 ел тулды. Шул уңайдан туган ягы Башкортстанда аны искә алу чаралары башланды.

Әхмәт Ерикәй Башкортстанның Дуван районындагы иң зур татар авылларының берсе - Өлкендедә туып үсә. Башта мәдрәсәдә белем ала, аннан төрле һөнәри гыйлем учакларында укый. Кечкенәдән әдәбият белән кызыксына, үзе дә иҗат белән шөгыльләнә ул.

1927 елда Әхмәт Ерикәй Мәскәүдәге Журналистлар институтына укырга керә. Шул елларда ук андагы татар басмаларында шигырьләрен, мәкаләләрен бастыра. Үзе дә редакцияләрдә һәм нәшрияттә эшли ул. Сугышта катнаша. Ә сугыштан соң 1945-50 елларда Татарстан Язучылар берлегенә җитәкчелек итә. Гомеренең соңгы елларында Әхмәт Ерикәй Мәскәүдә генә яши һәм иҗат итә. Шунда 1967 елда вафат була.

Әхмәт Ерикәйнең күп җырлары дистәләрчә еллардан соң да яратып башкарыла. Аның “Кәккүк”, “Сәрвиназ”, “Җәйнең аяз таңнарында”, “Идел бит”, “Минзәлә”, “Тагын хуш ис бөрки сиреньнәр”, “Җырланмаган әле безнең җыр” кебек искиткеч матур җырларын хәтта бүгенге көн яшь җырчылары да үз репертуарына кертә.

Дуван районы Өлкенде авылында туган шагыйрьне якташлары онытмый. Анда зур хәтер кичәсе үтте. Шул кичәдә катнашып кайткан танылган галим, филология фәннәре докторы Рәиф Әмиров белән очраштык.

– Рәиф ага, Әхмәт Ерикәйне Дуван районында онытмыйлармы, яшьләргә аны танытуда эшләр башкарыламы?

– Якташлары Әхмәт Ерикәйне онытмый. Дуван районында булганда яшьләр дә, өлкәннәр дә, балалар да Әхмәт Ерикәйнең иҗатын яхшы беләләр дигән хис калды. Аның җырларын яратып башкаралар.

Рәиф Әмиров

Рәиф Әмиров

Әхмәт Ерикәй хакында уйланганда минем күз алдына Башкортстанның төньяк-көнчыгыш төбәгендә туып башта Татарстанда, аннан Мәскәүдә яшәгән, анда танылу алган башка язучылар да килде. Менә шул ук Михаил Львовны гына алыйк. Ул бит үзебезнең татар кешесе – Рәфкать Дәүләт улы. Ә үзе урыс язучысы булып киткән. Мин аны Мәскәүдә очраткан идем. Әлеге минем яшьтәге өлкән кеше иде ул чакта. Пима кигән, тун кигән, минем белән саф татарча сөйләште. Мин яшь кеше буларак, аңардан ничек рус язучысы булып китүе турында сорау бирергә кыенсындым. Менә ул ике гомер белән яшәгән кеше. Әхмәт Ерикәйне дә мин шундыйлар рәтенә кертәм. Мин Нуриман районында эшләгән елларымда Әхмәт Ерикәйнең улы белән таныштым, аннан дуслашып киттек. Ул район гәзитендә эшли иде. Аның белән дуслашу да мине Әхмәт Ерикәйгә якынайтты.

– Рәиф ага, Әхмәт Ерикәй нигездә күп җырлар авторы буларак билгеле. Аның иҗатының бүгенге көндәге әһәмияте хакында да әйтик әле?

– Әхмәт Ерикәйнең җыр иҗаты зур әһәмияткә ия. Үзе әйтүенчә, аның 500дән артык шигыренә җырлар язылган. Шуларның 20-30-ы бүгенге көндә дә киң билгеле. “Сәрвиназ” җырын гына алыйк. Аны күпләр башкара, шул ук вакытта барысы да аның авторы кем икәнлеген белеп тә бетерми. Әдәбият һәм сәнгать дөньясында Әхмәт Ерикәй иҗаты башкаларга өлге булырга тиеш. Бүген башкарылып, иртәгә онытыла торган җырлар сәнгатьне басканда, бу бик мөһим.

– Өлкендедәме, Дуванның үзендәме, Әхмәт Ерикәйгә багышланган берәр музей, күргәзмә почмагы бармы?

– Өлкенденең үзендә бар. Бик матур, зур татар авылы ул. Халкы үзе бер дөнья булып яши. Зур мәдәният сарайлары да бар.

– Мәктәпләрендә татар телен өйрәтәләрме?

Әхмәт Ерикәй турында язма

Әхмәт Ерикәй турында язма

– Өлкендедә татар телен бик яхшы өйрәтәләр. Бик алдынгы халык яши анда. Безнең төркемдә барган журналист һәм язучы Ризван Хаҗиев хәтта Өлкенде авылында республиканың төньяк-көнчыгыш төбәгенең милли үзәген булдыру тәкъдиме белән чыкты. Һәммә кеше хуплап алды моны. Шуннан тагын бер күңелле тәкъдим ясалды. Андагы булдыклы бер милләттәшебез ел саен Сабантуй вакытында Әхмәт Ерикәй исемендәге җыр бәйгесе оештыру тәкъдимен әйтте. Үзе үк бу бәйгенең матди чыгымнарын да күтәрәчәген ышандырды ул.

Әхмәт Ерикәйнең тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар гыйнвар азагында Уфада да оештырыла. 25 гыйнварда Башкорт дәүләт педагогия университетында Әхмәт Ерикәй иҗатына бәйләп фәнни конференция оештырыла. Анда Башкортстан мәдәният министрлыгы, Башкортстан Язучылар берлеге, татар милли оешмалары вәкилләре, талиплар һәм Әхмәт Ерикәйнең якташлары – дуванлылар катнашачак. Хәтер кичәләренә Казаннан да кунаклар чакырулы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG