Accessibility links

Казанда митинг яныннан узып барганда тоткарланган Әбүбәкеровка компенсация түләнде


Русия финанс министрлыгы мәхкәмә карары нигезендә, рухи зыян өчен Камил Әбүбәкеровка 4 мең сум акча түләде.

Әбүбәкеровны Казанда 10 декабрьдә митингта катнашып хокук саклаучылар таләпләренә буйсынмауда гаепләгәннәр иде. Әбүбәкеров исә митингта катнашмавын, ә бары Ирек мәйданы аша үтеп кенә баруын әйтте. Шуңа да карамастан аңа административ эш ачканнар.

2011 елның декабрендә татулаштыру мәхкәмәсе гаебен исбатлаучы дәлилләр булмау сәбәпле, Әбүбәкеровның административ хокук бозу турындагы эшен туктаткан иде.
XS
SM
MD
LG